Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Гүзәл Удачина Конституциягә төзәтмәләр һәм аларның балалар хокукларына йогынтысы турында үз фикерен белдерде

Ул Законга кертелә торган үзгәрешләр балаларны һәм гаиләләрне яклауның мөһимлеген ассызыклый, дип саный.

Илнең төп законына тәкъдим ителгән төзәтмәләр бала һәм балалы гаиләләр хокукларын яклауга йогынты ясый. Бу хакта ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина сөйләде.

– Иң мөһим өлешләрнең берсе – балаларның дәүләт сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булуы турындагы нигезләмәне Конституция нормасы сыйфатында билгеләү, – дип белдерде ул.

Россиядә Балачак мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Гүзәл Удачина сүзләренә караганда, җәмгыять балалар хокуклары, гаилә кыйммәтләре, балаларны яклау кебек темаларга торган саен ешрак сөйли. Иң мөһиме, проблемалар хәл ителә.

Балалар омбудсмены фикеренчә, Конституциягә планлаштырылган үзгәрешләр уңай йогынты ясаячак һәм бу юнәлештә эшне ныгытырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса