Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гыйнварда рәттән 10 көнлек ял көтә

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан Татарстан халкының ничек ял итәчәге турында хәбәр итте.

 

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсендә эшләми торган бәйрәм көннәре күрсәтелгән: 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар - яңа ел каникулы;

7 гыйнвар - Раштуа бәйрәме.

2016 елда эшләми торган бәйрәм көннәре - 2 һәм 3 гыйнвар ял көннәренә - шимбә һәм якшәмбегә туры килә. Хезмәт кодексы буенча мондый очракта алар бәйрәмнән соңгы яки башка эш көненә күчерелә. 2016 елның 2 гыйнвары - 3 майга, 3 гыйнвар - 7 мартка күчерелә.

Шулай итеп, атнасына 5 көнлек график буенча эшләүчеләр 2016 елның гыйнвар аенда Татарстанда яшәүчеләр 10 көн рәттән ял итәчәк.
31 декабрь бәйрәм алды эш көне булганлыктан, эштән гадәттәгедән 1 сәгать алданрак кайтачакбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса