"ГТО" Бөтенроссия физкультура спорт комплексын тестлаштыру үзәге ату көнен үткәрде
Иң яхшы нәтиҗәне 9 сыйныф укучысы Виктор Урядников күрсәтте.
Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин исемендәге Бөгелмә кадет интернат-мәктәбе спорт залында ату көне узды. Чара ГТО БФСК зачетына узды. ГТО рәсми сайтында теркәлгән һәм ID-номерга ия булган 145 кадетның төгәллеген һәм ату осталыгын тикшерделәр.
Һәр катнашучы 3 сынау һәм 5 зачет атуы башкарды. Бөгелмә муниципаль районының ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Андрей Писанов билгеләп үткәнчә, күп кенә катнашучылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа