Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

ГТО биреп карадыңмы?

Бөгелмә механика заводы стадионында “Юл йөрү иминлеге” акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре үзләренең спорт ягыннан әзерлеген тикшереп карады.

5 сентябрь көнне Бөгелмә механика заводы стадионында “Юл йөрү иминлеге” акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре үзләренең спорт ягыннан әзерлеген тикшереп карады. Алар “Хезмәткә һәм оборонага әзер” физкультура-спорт комплексына кергән нормативларны үтәде.

28–58 яшь аралыгындагы хезмәткәрләрдән торган зур булмаган коллектив ераклыкка сикерү, турникта күтәрелү, аякларны туры тоткан килеш алга иелү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, 60, 100 метрга йөгерү кебек күнегүләрдә үзләренең көчләрен сынады. Катнашучыларның һәркайсы әлеге нормативларны биреп караганга бер дә үкенмәде.

 

Гүзәл Суняева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
ERID:2VtzqvsMggf