Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Груничев ел саен бер сумга йөрүне арттырырга тәкъдим итте

Уртача тариф кулдагы исәп-хисап, банк һәм транспорт картасы, 100 тапкыр йөргән өчен түләү буенча түләүдән килеп чыга.

ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев тарифның кинәт үсүен булдырмас өчен, ел саен бер сумга арттырырга тәкъдим итте.

«Транспортта тарифлар коммуналь өлкәдәге кебек ел саен түгел, ә бәлки өч елга яки биш елга бер тапкыр үзгәрүгә бәйле сәбәпләр аркасында килеп туды», – диде докладчы.

Аның фикеренчә, ел саен пассажирлар ташыган өчен түләүнең уртача күләме бер сумга артырга мөмкин – «нәкъ менә Россия Хөкүмәте коммуналь хезмәтләр буенча билгели торган күләм».

Уртача тариф кулдагы исәп-хисап, банк һәм транспорт картасы, 100 тапкыр йөргән өчен түләү буенча түләүдән килеп чыга.

 

Элегрәк «Бөгелмә авазы» Бөгелмәдә автобусларда йөрү бәясе 25 сумга кадәр артты. 15 гыйнварда транспортта йөрү тарифы билгеләнү турында хәбәр җибәрелде: кулдагы акча, банк карталары, транспорт карталары белән түләгәндә – 25 сум, Бердәм социаль юл йөрү билеты буенча – 18 сум. Әлеге юл йөрү бәясе 2021 елның 20 гыйнварыннан гамәлдә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса