Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гөрләп үтте Сабан туе

“Бөгелмә авазы” хезмәткәрләре Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары өчен оештырылган бәйрәмдә катнашты.

“ТАТМЕДИА” медиахолдингы үзенә 15 ел тулу уңаеннан бөтен республика буенча таралган филиаллары хезмәткәрләрен Байлар Сабасында оештырылган зур Сабантуйга чакырды.

Мондый форматтагы чара беренче тапкыр үткәрелде. Бәйрәмдә Бөгелмә филиалын баш мөхәррир Наталья Панина, редакторлар Римма Баратова һәм Дмитрий Шатров, веб-мөхәррир Светлана Андреева һәм компьютер версткасы операторы Ләйсинә Гыйззәтуллина тәкъдим иттеләр.

Сабантуй традицион рәвештә бүләк җыю белән башланып китте. Бәйрәм кысаларында катнашучылар парады да узды, редакция флагы астында “ТАТМЕДИА” АҖнең 600гә якын хезмәткәре узды.

Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы флагын күтәрделәр һәм гимнын башкардылар. Сәламләү сүзе белән катнашучыларга ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов,

“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакү-ләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе

Айдар Сәлимгәрәев, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов һәм

“ТАТМЕДИА” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков мөрәҗәгать иттеләр.

Шамил Мөхәммәтович барысын да зур бәйрәм белән котлады һәм массакүләм мәгълүмат чараларында эшләү үзенчәлекләре турында сөйләде.

– Журналист тормышы тәүлек әйләнәсе. Ул беркайчан да ял итми. Бу безнең яшәү рәвеше.

Журналист – ул иң кызыклы, онытылмас һөнәр. “ТАТМЕДИА” АҖдә 1600дән артык кеше эшли.

Бу бик зур һәм көчле команда. Безнең филиаллар – Республиканың һәр районында. Без барыбыз да төрле, әмма иҗади һәм бәхетле кешеләр, –дип билгеләп үтте медиахолдингның генераль

директоры.

Көн дәвамында мәйданда Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре традицион Сабантуй ярышларында көч сынашты: чаңгыда, капчыкта, ласта, кашык һәм теннис шары белән йөгерүләр, көянтә белән су ташу, аркан тарту, турникта күтәрелү, гер күтәрү, армреслинг, утын кисү, бүрәнәдә капчык белән сугышу, көрәш һәм башкалар. Шул ук вакытта Байлар Сабасы мәйданында үзешчән сәнгать артистлары, филиал хезмәткәрләре һәм чакырылган йолдызлар катнашында концерт та узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса