Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Грипп, каникул, һәм кибеттәге ризыклар турында

Коронавирус дигән зәхмәт яшәү тәртибенә үз төзәтмәләрен кертә, әмма эш сыйфатына зыян килергә тиеш түгел.

Узып бара торган бу атна башында хакимияттәге эшлекле киңәшмә, Татарстан Республикасында 15 апрельгә кадәр кертелгән чикләүләр кысаларында, тар даирә вәкилләре белән генә узды. Киңәшмәне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов алып барды.

 

  Бөгелмә муниципаль районында барлык күмәк чаралар да гамәлдән алынды, бер өлеше билгесез вакытка кадәр кичектерелде. Бүгенге көндә коронавирус таралуны профилактикалау буенча барлык чаралар да күрелә. Муниципаль район территориясендәге барлык службалар югары әзерлек режимында эшлиләр.

“Роспотребнадзор”ның Бөгелмә муниципаль районы бүлеге мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Бөгелмәдә грипп һәм ОРВИ белән авырып китү күрсәткечләре эпидемиологик чиктән артмаган. Күрсәткечләр әлеге чиктән артып китә калган очракта, поликлиникага, медицина хезмәткәрләре чакырулар буенча авыруларга өйгә барып хезмәт күрсәтү өчен өстәмә машиналар биреләчәк.

Үзәк хастаханәнең йогышлы авырулар бүлегендә коронавирус белән авырып ятучы юк.

Бөгелмәнең медицина учреждениеләре дә югары әзерлек режимына күчеп эшлиләр, алар саклану чаралары һәм коронавирусны тикшерү өчен анализ алу чаралары белән тулысынча тәэмин ителгән.   

 Мәгариф һәм белем бирү учреждениеләрендә педагоглар, ата-аналар, балалар белән мәгълүмат бирү-аңлату эшләре башкарылды, сөйләшүләр узды. Барлык мәгариф оешмаларында да балаларны медицина тикшерүе уздырып кертү тәртибе эшли. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча язгы каникул да иртәрәк – 19 мартта башланды. 

 Болардан тыш, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиология комиссиясе карарына ярашлы рәвештә, узган атнада без барлык оешмаларда, кальян куллануны тыйдык, ә тагын төнге күңел ачу нокталарының, җәмәгать туклануы предприятиеләренең эш вакытына чикләү кертелде – 22 сәгатькә кадәр. Әлегә  чикләүләрне бетерүнең вакыты билгеле түгел, бу хәлләр санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганчы дәвам итәчәк.

 Азык-төлек белән тәэмин ителеш куркынычсызлыгын да без контрольдә тотабыз. Белгечләребез  һәр көнне кибетләрдә йөреп, төп туклану продуктларының барлыгын тикшереп чыгалар.

Шәһәрдә җәмәгать транспортларында, авто һәм тимер юл вокзалларында, аэропортта, спорт һәм мәдәният учреждениеләрендә  һ.б. объектларда даими рәвештә дезинфекция чаралары уздырыла. 

Бөгелмәлеләргә шулай ук салым инспекциясе, күпфункцияле үзәк, пенсия фонды кебек учреждениеләргә баруны чикләргә тәкъдим ителде, әлеге оешмалар хезмәтләреннән электрон вариантта файдаланырга мөмкин.

 Исегезгә төшерәбез, корнавирус инфекциясе симптомнары, әлеге зәхмәткә кагылышлы статистика мәгълүматлары, профилактик чаралар турында Татарстанның коронавируска каршы көрәш штабының stopcovid19.rt инстаграмында укый аласыз.   

 Татарстанда шулай ук коронавирусны профилактикалау мәсьәләләре буенча күп каналлы “кайнар линия” телефоны эшли башлады. Чит илләрдән кайткан кешеләр – республикада яшәүчеләр дә шунда мөрәҗәгать итә алалар. +7 (800) 222-59-00 телефоны һәр көнне 7сәгать 30 минуттан 20 сәгатькә кадәр эшли:

 Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге яки инвалид бөгелмәлеләр “хәтәр төркем”гә керәләр. Аларның йөрү даирәсе шулай ук чикләнә. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “кайнар линия” телефоны да билгеле: 8(85594) 5-03-45. Бу номерга шылтыратучыларга волонтерлар кибеттән азык-төлекне, кирәк-яракларны, даруларны өйләренә илтеп бирә, коммуналь түләүләрен түли ала. Билгеле, сатып алган әйберләрнең барысы өчен дә ярдәм сорап шылтыратучы үзе түли.   

 Бүгенге көндә көн кадагында коронавирустан саклану чаралары белән бер дәрәҗәдә торган тагын бер мөһим бурыч – Бөгелмә муниципаль районы территориясендә су басуларга каршы чаралар күрү һәм моңа бәйле рәвештә гадәттән тыш хәлләргә әзер булып тору. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Бөгелмә районы Гадәттән тыш хәлләр бүлеге начальнигы Сергей Александрович Шаламов чыгыш ясады (докладның кыскача эчтәлеге тәкъдим ителә. Ред.).

Киңәшмә ахырында, Ф. Мөхәммәтов кабат Президентыбыз сүзләрен искә төшерде: “Рөстәм Миңнеханов республикада кулланыла торган чикләү чаралары дәүләт власте органнарының эш ситемасы сыйфатында бернинди чагылыш табарга тиеш түгеллегенә басым ясап әйтте. Санитар-эпидемиологик вәзгыятьнең нинди булуына карамастан, дәүләт властеның барлык органнары да штаттагы режимда эшләргә тиеш. Граңданин теге яки бу ведомствога мөрәҗәгать итеп, җитәкче янына керә алмау очраклары булырга тиеш түгел. Бу мәсьәләне без дә конт рольдә тотарга тиеш”, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса