Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гражданнарны кабул итүләр дәвам итә

26 ноябрь көнне Бөгелмә районында “Бердәм Россия” партиясенең 17 еллыгы уңаеннан гражданнарны шәхсән кабул итүләр башланып китте.

26 ноябрь көнне Бөгелмә районында “Бердәм Россия” партиясенең 17 еллыгы уңаеннан гражданнарны шәхсән кабул итүләр башланып китте. Депутатлар, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре партиянең җирле җәмәгать кабул итү бүлегендә, сайлау округларында, авыл җирлекләрендә гражданнарны кабул итәләр.

Беренче кабул итүчеләр район Советының “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе, партиянең җирле бүлеге рәисе урынбасары Фәнис Мөхәммәтов һәм шәһәрнең Соколка сайлау округы депутаты Әлмир Латыйпов булдылар.

Ләйсән ИЗОТОВА.
Автор фотосы.

Редакциядән. “Бердәм Россия” партиясенең Бөгелмә җирле бүлегендә 28 ноябрь – 1 декабрь көннәрендә дә депутатлар, төрле службалар вәкилләре     гражданнарны кабул итәчәкләр. Адрес: Бөгелмә шәһәре, М. Җәлил урамы, 31нче йорт, 310нчы бүлмә. Белешмәләр өчен телефон: 4-03-99. 

Сорауларыгыз булса, рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса