Әгәр сезнең тынычлыкны бозалар икән...
Тынгысыз күршеләргә дә, артык тавыш куптарып йөрергә яратучы машина ияләренә дә чара күрү җае бар: тынычлыкны бозган гражданнарны җавапка тартырга була.
Фатирларда ачык тәрәзәләр эсселектән коткарып кына калмый, кайчагында алардан бөтен кәефне кырырлык тавышлар бәреп керә. Шәһәр халкын кош сайраган яки яфрак шаулаган авазлар түгел, ә моторлар үкерүе, машиналар салоннарыннан яңгыраган көчле музыка, ишегалларындагы артык кычкырып сөйләшкән-көлешкән тавышлар борчый.
“Хөрмәтле редакция, шәһәребездә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турындагы мәсьәләне күтәрүегезне сорыйм. Мотоциклчылар урамнар буйлап җилдерә, тизлек режимын һәм халыкның тынычлыгын боза. Моннан тыш, кайбер шоферлар аркасында төнлә йоклап булмый. Автомагнитолаларны тулы куәткә акыртып, шәһәр буйлап йөриләр. Ни өчен дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре алар белән шөгыльләнми?” – дип яза өченче төркем инвалид Виталий Кудрявин.
“Автомобильләрдән яңгыраган көчле музыка өчен штраф салмыйлармы? Мин үземне һәр төнне дискотекада йоклап китәргә тырышкан кеше кебек хис итәм”, – дип сорау бирә социаль челтәрләрдә Айгөл Закирова.
Чыннан да, игътибарны җәлеп итәргә теләп, кайбер бөгелмәлеләр үзләренең транспорт чараларына әллә нинди тавышлы глушительләр урнаштыралар яки газ торбасына двигательнең тавышын көчәйтә торган нәрсәләр кидереп куялар. Мондый транспорт чараларының тавышы әллә кайдлардан ишетелеп тора. Алар йортлар яныннан узганда, бигрәк тә кичке вакытларда, тынлык һәм ял турында бернинди сүз дә булырга мөмкин түгел.
– Россиянең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 8.23нче маддәсе нигезендә, тавыш дәрәҗәсе тиешле нормативлардан артып киткән механик транспорт чараларын эксплуатацияләү тыела. Бу таләпләрне үтәмәүчеләр кисәтелә яки 500 сум штрафка җәлеп ителә. Кайчагында белгечләр автомобиль һәм мотоцикл конструкцияләрендә таләпләргә туры килмәгән тайпылышларны техник карау вакытында ачыклый. Рейдлар барышында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә махсус прибор – тавыш дәрәҗәсен үлчәгечләр (шумомер) ярдәмгә килә. Бөгелмә районында әлеге җәһәттән тәртипсезлекләрне ачыклау өчен, Казаннан аерым махсус мототранспорт батальонын җәлеп итеп һәм шумомерлардан файдаланып, профилактик чаралар оештыру планлаштырыла, – дип хәбәр итте Бөгелмә ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы Гөлнара Гыйбадуллина.
Ишегалдында артык көчле, яңгыравыклы музыка кабызып куярга яңгыратучылар, шау-шулы күршеләр, машина йөртүчеләр белән булган проблеманы, сөйләшеп, әңгәмә барышында мөстәкыйль рәвештә көйләп карарга мөмкин. Полиция хезмәткәрләре исә бу мәсьәләне башкача хәл итәргә булышачак.
– Татарстанда “төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында”гы закон гамәлдә. Анда кешенең фатирлардагы тормыш эшчәнлеге, су үткәргеч торбаларда су шаулавы, баланың елавы яки кеше адымнары тәртип бозуга керми диелә. Шул ук вакытта эш көннәрендә 22 сәгатьтән иртәнге сәгать 6га кадәр, ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә 22 сәгатьтән иртәнге 9га кадәр ремонт эшләре үткәрү, музыканы кычкырып кую, артык шау-шулы мәҗлесләр оештыру тыела. Төнлә төзек булмаган автосигнализацияне куллану, эшләгәндә аны вакытында сүндермәү һәм машиналардан колак тондыргыч көйләр яңгырату хокук бозулар булып санала. Гаепле затлар җавапка тартыла. Иң яхшы очракта кисәтү ясала. Шулай ук гражданнар өчен 1,5 меңнән 2 мең сумга кадәр штраф каралган.
Узган ел әлеге җәһәттән административ хокук бозулар турында 79 беркетмә төзелде, агымдагы елның җиде аенда – 47, – дип аңлатты Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәткәре Диана Галәүова. – Сүз уңаенда, аренда нигезендә фатирларда яшәүче кешеләр күршелек кагыйдәләрен еш бозалар. Бу очракта мәгълүмат өстәмә рәвештә салым органнарына тапшырыла, алар торак мәйданы наймы килешүе төзелгәнме икәнлеген тикшерә.
Шуңа күрә бөгелмәлеләргә шау-шуга түзеп, ачудан үртәлеп я көчсезлектән ярсып, терсәк тешләп утырырга кирәкми. Тынычлыкны бозучыларны һәрвакыт җавапка тартырга мөмкин.
Руслан ВИЛДАНОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа