Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Горурланам халкым белән...

Идел суы ага торыр, Ярларына кага торыр. Идел кичкән ир-егетләр Чын дусларын таба торыр. Идел суы ага торыр...

Әлеге юлларны татар әдәбиятын сөюче һәрбер татар җанлы кеше танып беләдер. Әйе, бу юллар безгә Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” әсәрен искә төшерә.

Әсәр ни өчен “Итил суы ака торур “ дип атала соң? Менә шундый сорау белән “Илһам чишмәләре” әгъзалары шәһәребезнең үзәк китапханәсендә  татар әдәбиятының гаҗәеп үзенчәлекле язучысы, талант иясе һәм күпкырлы шәхесе Нурихан Фәттахка багышланган чарада бик актив катнаштылар. Чара барышында әсәрдә Итил елгасының (хәзер – Идел елгасының) бердәм дәүләт символы булып килүе, суларның бертуктаусыз агып торуы, язучының елларны, заманнарны аккан су белән чагыштыруы турында фикер алышу бик җанлы барды. Безнең күз алдыбызда булган күпме вакыйгалар да инде тарихта гына калуы ачыкланды... 

Әлеге чарада иң куандырганы тагын шул булды: өлкән буын кешеләре ни дәрәҗәдә милләтпәрвар икәннәр.... Нигъмәтҗанова Әнисә апаның тарихи романнарның (“Ител суы ака торур”, “Сызгыра торган уклар”)  геройларын яхшы хәтерләве, әсәрләрнең эчтәлекләрен энәсеннән җебенә кадәр белүе, исендә калдырып, башка укучыларга тәфсилләп сөйләве бик күпләребезне таң калдырды. Аның Идел буе халыкларының тарихын шактый ук тирәнтен белүе дә безне шаккаттырды. Алай гына да түгел, ул язучыга, аның геройларына карата үз фикерләрен дә ачыктан-ачык әйтеп сала белә. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәсе килә: Әнисә апа һәр үткәрелгән чарада нәкъ менә шулай бик актив чыгышлар ясый. Кыскасы, ул безнең шәһәрдә  бик яратып  күп китап укучыбыздыр, мөгаен. 

Татар әдәбиятыбыз, мәдәниятебез белән кызыксынучыларыбызның әлеге чарада өч төркемдә (“Эзләнүчеләр”, “Прозачылар”, “Тарихчылар”) эшләүләре  чараны тагын да җанландырып җибәрде, чөнки язучыбыз турында табылган мәгълүматларны кызыксынып укулары, очрашуга җыелган кешеләргә җиткерүләре язучының күпкырлы эшчәнлеген ачып бирергә ярдәм итте. Уйлау, сөйләү, фикер алышулар арасында темага туры китереп башкарылган җырлар чараны тагын да баетып җибәрде. Салават Фәтхетдиновның “Ител суы ака торур” җыры (Бәдия апабызның җырның  авторларын да әйтеп бирүе җыр сәнгатен яхшы белүе турында күрсәтә), шәһәребезнең иң яратылып тыңланучы җырчыбыз Әлфия Нурмөхәммәтованың мәхәббәт турындагы җыры (әлеге җыр Нурихан Фәттах һәм аның тормыш иптәше Руфина апага багышлап башкарылды) кунакларга бик нык тәэсир итте.

Нурихан Фәттахның тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Тартма” (сорауларга җаваплар бирү) уенында иң актив катнашучы билгеләнде. Әлбәттә инде, ул Нигъмәтҗанова Әнисә апабыз булып чыкты.

Чарабыз нәкъ мөселман канунындагыча, тарихчы, этнограф, язучы, галим, философ, публицист, тәрҗемәче Нурихан Фәттахка багышлап дога кылу белән тәмамланды.

Рамилә ШӘКҮРОВА,

үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган як бүлеге хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
ERID:2VtzqvsMggf