Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гөмбәгә киткән дә, үлгән

Саба районында 79 яшьлек хатын-кыз гәүдәсен табалар. Ул 27 июль көнне урманга гөмбә җыярга дип киткән булган. Хатын үзе Казан кешесе. Җәй көннәрен ире белән Саба районындагы йортында үткәрә торган булган. Ире хатыны югалган көнне үк полиция хезмәткәрләренә хәбәр иткән. Аны берничә көн дәвамында волонтерлар, коткаручылар урман тирәсендә эзли. Хатын-кыз...

Саба районында 79 яшьлек хатын-кыз гәүдәсен табалар. Ул 27 июль көнне урманга гөмбә җыярга дип киткән булган.

Хатын үзе Казан кешесе. Җәй көннәрен ире белән Саба районындагы йортында үткәрә торган булган.

Ире хатыны югалган көнне үк полиция хезмәткәрләренә хәбәр иткән. Аны берничә көн дәвамында волонтерлар, коткаручылар урман тирәсендә эзли. Хатын-кыз бары кичә 13.50 сәгатьтә генә табыла. Ул трасса буенда, урманнан 800 метр ераклыктагы чабылмаган печән арасында яткан. Әлегә хатын-кызның үлү сәбәпләрен ачыклыйлар.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса