Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гөлҗиһан җиһанны яктырта

Гөлҗиһанны язмыш изгелек сыйфаты белән мулдан бүләкләгән. Аңа социаль хезмәткәр вазифасын башкару да насыйп була. Ун ел буе ул ялгыз картларга ихластан ярдәм итә.

Бүгенге буын гаҗәпләнеп сорау бирә:

– Ничек инде егет башы белән хат ташучы булып эшләсен, ди. Тузга язмаганны...

Эшләделәр шул менә, эш-ләделәр! Чөнки ул заманда кәрәзле телефоннар да, телевизорлар да юк иде. Компьютер, интернет кебек нәрсәләр төшкә дә керми.

Аның каравы, шәһәр-авыллар арасында кочак-кочак хатлар йөри һәм алар шактый калын булалар иде. “Күпдин – күп, чукдин – чук” сәламнәр һәм гаилә әгъзасына (ә гаиләләр ишле, 10–12 бала!), туган-тумача, дус-иш, күрше-күләнгә – барчасына исемләп әйтелә, аннан аерым-

аерым һәрберсенең хәле сора-шыла, яңалыклар хәбәр ителә. Кыскасы, хат язучы белән янәшә утырып сөйләшкәндәй буласың, күңелне рәхәт бер хис чолгап ала...

Һәр йорт төрле газета-журналлар алдыра иде. “Сабантуй” (“Яшь ленинчы”), “Ватаным Татарстан”, (“Социалистик Татарстан”), “Татарстан яшьләре” газеталарын, “Ялкын”, “Сөембикә” (“Азат хатын”), “Казан утлары” (“Совет әдәбияты”) журналларын бәйрәм көткәндәй көтеп ала идек.

Ә шау чәчәкле открыткалар?! Бәйрәмнәр җитә башласа, кибет киштәләреннән аларны сыпырып алып бетерәләр иде.

Анда язылган котлау сүзләре, изге теләкләр. Туганлык хисләре өзелмичә шул хатларда, открытларда саклана иде. Минем үземдә дә тартма-тартма саклана андый кадерле ядкәрләр.

Хәтерлим әле: беркөнне хат ташучы миңа берьюлы утызлап открытка алып килде. Укучыларымнан.

Аш бүлмәсенең дивары зәңгәрсу кафель белән эшлән-гән иде. Открыткалардагы чә-чәкләрне пөхтәләп кисеп алдым да, шул кафельләр өстенә ябыштырып чыктым. Өстәл янына утырган саен шуларга күзем төшә, әйтерсең лә, каршымда укучыларым тезелешеп утыра, ә мин алардан күземне алалмыйм, изге теләкләремне җиткерәм, язмыш сезгә мәрхәмәтле булсын иде, ходаем...

...Уйларым, чиксез дәрьядай, еракларга агылды, ахрысы. Югыйсә, хат ташучының биштә-ре җиңел булмавын, аны һәркөнне җилкәсенә асып урамнар әйләнүен, андый авыр йөкне өстерәү ир-атларга гына хас гамәл икәнен әйтергә теләгән идем. Баксаң, нинди матур хатирәләр уятты күңелдә хат ташучы һөнәре.

Тормыш алга бара, замана техникасы, хатларны, открыткаларны, китапларны кысып чыгарды, биштәрләр җиңеләя төште (?!) һәм алар хатын-кыз җилкәсенә төшеп утырды.

Сүзем дә Карабаш бистәсенең элемтә бүлекчәсендә хат ташучы булып эшләүче Гөлҗиһан Фәрит кызы Сөнгатуллина турында. Менә унбиш ел инде ул берөзлексез (чираттагы ялларсыз) бистәнең Тау очы, Төпле урам, Түбән оч урамнарында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә.

– Пенсияләрне, газета-журналларны нәкъ менә көнендә китерә, атналар буе сузмый, рәхмәт аңа, – диләр ихластан авылдашлары тирән хөрмәт белән.

Адәм баласы бу дөньяга бер-берсенә сөенеч һәм шатлык бүләк итәр өчен яратылган, дие-лә хәдистә.

Гөлҗиһанны язмыш изгелек сыйфаты белән мулдан бүләкләгән. Аңа социаль хезмәт-кәр вазифасын башкару да насыйп була. Ун ел буе ул ялгыз картларга ихластан ярдәм итә. Даруханәгә йөрү, кибеттән азык-төлек ташу, идән-сәке, кер юу, ашарга пешерү, бакча эшләре һәм башка тавык та чүпләп бетермәслек йомышларны җиренә җиткереп башкара. Шуңа күрә аны әби-бабайлар дүрт күз белән көтеп алалар, чын күңелдән рәхмәт укыйлар. Шу-

лай ипләп кенә эшләп йөргәндә, аны бистәнең элемтә бүлекчәсе-нә чакыртып алалар һәм хат

ташучы вазифасын йөклиләр.

– Эшнең нечкәлекләренә элемтә бүлекчәсенең элекке җитәкчесе Мөхлисә Касыйм кызы Нәфыйкова өйрәтте, – ди Гөлҗиһан ханым. Аны хәзер дә чиксез рәхмәт хисләре белән искә алам.

Шуннан бирле ничәмә-ничә җәйләр, көзләр үткән...

Менә бүген дә ул пенсия тарата, җир өсте ап-ак мамык юрган ябынган. Кышкы кояш нурында кар бөртекләре асылташлар сипкәндәй ялтырый. Шушы ел фасылының хозурлыгына сокланып, Гөлҗиһан үзенең “биләмәләре” буенча атлый. Очсыз-кырыйсыз уйлары бистә тарихына барып тоташа. Соңгы елларда йөзе үзгәрде Карабаш бистәсенең: берсеннән-берсе матур, иркен йортлар, биналар калкып чыкты, ремонт үткәрелде. Ихаталар нык, капкалар биек, бизәкле. Моңа ничек сөенмисең?

Менә пенсияләр дә яңа елдан артып килгән. Өлкәннәрнең бит алмалары алсуланып, күзләре балкып китә. Алар белән бергә Гөлҗиһан да яшәреп киткәндәй була.

– Рәхмәт сиңа, кызым. Еллар гына тыныч булсын, пенсияләр генә килеп торсын, – диләр алар бертавыштан.

Газета-журналларны алдыручылар, аларны энәсеннән-җебенә кадәр укып чыгучылар да шактый.

– Минем участокта утызлап кеше район газетасы “Бөгелмә авазы”н алдыра. Теләп язылалар, яратып укыйлар, – ди Гөлҗиһан.

Бүгенге көндә авылларда почта бүлекчәләре ябылып бара, шәһәрләрдә хат ташучылар (почтальоннар) җитешми. Бу җәһәттән, бездә нинди мәсьәләләр актуаль? Әлеге сорауны без бистәнең почта бүлекчәсе Рәмия Мөкатдәс кызы Дәүләтшинага юлладык.

– Хат ташучыларга кытлык юк анысы, – дип җаваплады ул. – Бина мәсьәләсе бик борчый. Аңа капиталь ремонт үткәрелсә, без бик шат булыр идек. Тәрәзәләрне алыштырасы бар. Диварлар шыксыз. Бина салкын. Операторлар белән клиентлар арасын пыяла тәрәзәләр белән ышыклыйсы килә. Шәһәрләрдә шулай ич.

Хат ташучыларның хезмәт хакы түбән. Шуңа күрә яшьләр эшкә килергә ашкынып тормыйлар. Гөлҗиһан үзе бер хәзинә инде ул. Пенсия яшендә булса да, һәрвакыт ярдәмгә килә. Эшен намус белән башкара. Дистәләгән еллар буе хат ташучы булып эшләүче Заһира Гариф кызы Хуррамова турында да нәкъ шул сүзләрне әйтергә була, – дип дәвам итте сүзен Рәлия ханым.

– Безгә товар сатуны да йөклиләр әле, – дип сүзгә кушылды Гөлҗиһан. – Без бит сәүдә хезмәткәрләре түгел. Һәркемнең үз вазифасы бар.

Тагын бер мәсьәлә: әбунәчеләр почта тартмасы куйдырсыннар иде. Почтаны капкага кыстырып китү уен эш түгел. Ул югалырга, җил-буранда очып китәргә мөмкин. Кайчакта пенсия китерәсең капка бикле, дөм караңгы, этләр өрә, өскә ыргыла, өйләргә кереп булмый.

Ә биштәрләр һаман авыр (сатыласы товарлар шактый!), тик инде алар җилкәләрдән тәгәрмәчле чемоданнарга күчкән.

– Кайбер юллар керделе-чыктылы. Арбалар тиз туза. Әллә ничә тапкыр үз акчама сатып алдым инде. Шулар белән тәэмин итсеннәр иде. Дөрес, безгә узган гасырдагы кебек асылмалы сумкалар бирәләр. Ләкин алар бик авыр. Хат ташучыларның күбесен хатын-кызлар тәшкил иткәнен онытмасыннар иде, – дип тәмамлады сүзен Гөлҗиһан ханым.

Әйе, һәр эшнең уңай һәм тискәре яклары була.

Гөлҗиһан Фәрит кызы җиһанга нур таратып, эшеннән тәм, дөньядан ямь табып, кешеләргә шатлык өләшүдән рәхәтлек кичереп, бистә урамнары буйлап атлый да атлый.  Хат ташучы булып эшләү дәверендә ничә чакрымнар юл үтте дә, хыялында нинди уйлар йөртте икән, тырыш, ачык йөзле, тәмле телле Гөлҗиһан ханым?!

Игелекле иганәчеләре аңа  һәрвакыт озын гомер, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, хезмәтендә зур уңышлар теләп калалар.

Амин! Изге теләкләре тормышка ашсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса