Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гөлчәчәк Кәлимуллина: Сәүбән белән бер-беребезгә тартылабыз

Тамада Гөлчәчәк Кәлимуллина - кызыклы шәхес, аның һәрнәрсәгә үз карашы, үзенчәлекле фикере бар. Гомумән, ул башкаларга ошамаган, кая гына барса да, бәйрәм оештырырга сәләтле ул. Менә инде 3 ел Гөлчәчәк ханым танылган баянчы Сәүбән Закиров белән бәхетле тормыш көтә.

- Гөлчәчәк ханым, Сәүбән абый үзенә пар эзләп хәтта "Давай поженимся" тапшыруына барды. Ә бәхете ерак йөрмәгән икән. Ничек кавыштыгыз?
- Ходай мине Сәүбән белән намазга баскач очраштырды. Беренче тапкыр аны Шәрыкъ клубында күрдем. Шул күрүдә аны миңа туры килүен аңладым, өйгә кайтканда йөрәгем үк әрнеде. Икенче тапкыр Филармониядә, өченчесендә үз районымда мәчеттә күрештек.
- Нинди кеше ул Сәүбән абый?
- Кемгәдер бәлки ул кызу канлы булып тоеладыр, ләкин Сәүбән тыйнак, изге күңелле кеше. Икебез дә тормышның ачысын-төчесен татыган без. Мине аның матди хәле бөтенләй кызыксындырмады, гәрчә үзем аннан хәллерәк булсам да. Мин үземдә аңа тартылу сиздем. Әмма бездә бер-беребезгә һәр адымны сөйләп бару юк, чөнки икебез дә иҗат кешесе, икебезнең дә кайвакыт ялгыз каласы килгән чаклары була. Аннан соң әйтергә кирәк, Сәүбәннең гаҗәеп ягы бар: ул сәламәт яшәү рәвеше алып бара, дөрес туклана, су коена. Без үләннәр кушып ризыклар әзерлибез, майонез, җитен мае ашамыйбыз.
- Гөлчәчәк ханым, сез 15 елдан артык тамада булып эшлисез. Кызыгыз Гөлгенә дә сезнең юлны сайлаган, бүгенге көндә ул популяр юморист, тамада, җырчы.
- Иң беренче тапкыр мәҗлескә җырчы буларак бардым. Аннан соң аерым үзем генә эшли башладым. Җырчы Булат Җиһаншин, Фирдус Тямаевлар белән эшләгән чаклар булды. Фирдүс ул вакытта баянда уйнап, сикереп кенә тора иде. Гөлгенәгә килгәндә, аның рәсем һәм башка өлкәдә сәләтләре булгач, кайсы һөнәр иясе итеп тә күрә алмадым. Башта бергә алып бардык, аннан соң аерым үзе генә эшли башлады. Ә төпчек кызым Лилияне үзем белән йөртә идем, ул җырлый иде. Ләкин Лилия ветеринар булды, Африкада да булып кайтты. Гөлгенә турында: "Сез аның әнисемени? Ул шундый талантлы!" дигән сүзләрне еш әйтәләр, миңа андый сүзләрне ишетү бик рәхәт.
- Төрле кешеләр була, кайберләре энергияне ала. Мәҗлестән соң хәлсезләнгән чаклар буламы? Гомумән, андый негатив кешеләрне сизә беләсезме?
- Әлбәттә, андый чаклар да була. Ләкин мин гадәттә иң беренче җырымны башкарганда, залны күзәтеп, кешеләрне карап чыгам. Чыннан да, кешенең энергетикасын тоя белү сәләте бар миндә. Ә кайбер кунаклар эштән соң, әйтик, арып килгән була. Андыйларның да кәефен күтәрә алам. Миңа ераграк урыннарга йөрергә ошый, чөнки юлда барганда да башта төрле идеяләр барлыкка килә.
- Гөлгенә ханым, популяр тамадалар еш кына үзара очрашулар оештыра. Ләкин сезне андый "тусовкаларда" күргән юк. Бу нәрсәгә бәйле?
- Бер тапкыр барып утырганым булды, ләкин миңа хит-тамадалар белән очрашу кирәкми. Аларның шулай еш җыелышып утырулары аерым эшли алмауларын аңлатадыр бәлки. Аннары кайбер тамадалар мәҗлес вакытында селфилар ясый, язышып утырырга да өлгерә. Мин, мәсәлән, бар булганымны мәҗлескә, аның кадерле кунакларына багышлыйм. Минем фотога төшәргә вакытым да юк. Тагын күңелгә тигән бер нәрсә бар: дога да укый белмәгән тамадалар хәләл мәҗлесләр үткәрә. Кулыннан фотоаппараты төшеп китсә, сүгенергә дә күп сорамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса