Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

ГХАТ органнары – Бердәм дәүләт реестрында

2016 елның 23 июнендәге 219нчы номерлы Федераль закон нигезендә “Граждан хәле актлары турындагы “Федераль законга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, ГХАТ органнары 2018 елның 1 октябреннән “Гражданлык хәле актлары язмаларының Бердәм дәүләт реестры» Федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшләүгә (алга таба – ГХАТ БДР) эшкә күчә.

ГХАТ БДР безнең илнең һәр гражданины турында белешмәләрнең эталон чыганагы булачак үзәкләштерелгән мәгълүмат ресурсы. Аны актуальләштерү Россия Федерациясенең бөтен территориясендә онлайн режимда өзлексез гамәлгә ашырылачак.

Күрсәтелгән мәгълүмат системасы эшенең үзенчәлеге бердәм белешмәләр һәм классификаторлар куллану, мәгълүматларның дөреслеген онлайн тикшерү һәм Граждан хәле актының һәр язмасының уникаль номерын, шулай ук QR-код бирү.

Гражданлык хәле актлары турында мәгълүмат алу хокукына ия булган органнарга мәгълүматларны тапшыру автомат рәвештә гражданлык хәле актларын теркәү БДРыннан ведомствоара хезмәттәшлек системасы (СМЭВ) ярдәмендә башкарылачак.

ГХАТ БДР ярдәмендә беренче тапкыр, Россия Федерациясенең төрле субъектларының ГХАТ органнарын да кертеп, гражданлык хәле актларын теркәү системасында катнашучыларның үзара бәйләнеше электрон формада җайга салыначак.

Моннан тыш, алга таба Граждан хәле актлары язмаларыннан гражданинга һәм аның балигъ булмаган балаларына турыдан-туры электрон документ рәвешендә төзелгән мәгълүмат бирү мөмкинлеге дә планлаштырыла. 

Шулай итеп, 2018 елның 1 октябрендә гражданлык хәле актларын теркәү системасы эшчәнлегендә төптән үзгәрешләрнең башлангыч ноктасы булачак. Хәл ителә торган бурычларның бөтен мөһимлеген һәм югары социаль әһәмиятен аңлап, Татарстан Республикасы ГХАТ органнары хезмәткәрләре яңа федераль мәгълүмат системасына уңышлы күчү өчен күп көч куя.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса