Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Герценның азык-төлек кибетендә бөгелмәле хәмер урлый һәм качып котыла

Сатучылар росгвардиячеләргә шикләнелүченең билгеләрен сөйләде.

Бөгелмәдә территориаль эчке эшләр бүлеге наряды полициядән, Герцен урамында урнашкан кибеттә витринадан өч шешә аракы һәм коньяк савытын урлаганнар, дигән мәгълүмат ала. Бу хакта Росгвардия гаскәрләренең федераль хезмәте идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Росгвардиячеләр вакыйга урынына килеп җиттеләр, сатучылардан караклыкта шикләнелүченең билгеләрен ачыкладылар һәм аны эзләүгә киттеләр. Эзләнә торган гражданинны алар күрше йорт янында табып алалар һәм «кайнар эздән»тоткарлыйлар.

Кулга алынган җирле кеше 1996 елда туган һәм полицейскийларга тапшырылган.

Урланган спиртлы эчемлекләр тартып алынды. «Талау»РФ Җинаять кодексының 161 маддәсендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса