Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әгерҗенең Иж-Бубый авылында Сабантуй булмаячак

Бу хакта авыл җирлеге башлыгы мөрәҗәгатендә хәбәр ителә.

Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында Сабантуй булмаячак. Бу турыда авыл җирлеге башлыгы хәбәр итә.

«Хөрмәтле авыл халкы! Бүгенге көн вәзгыяте мактанырлык түгел. Халык фикерен исәпкә алып, бу мәсьәлә буенча район җитәкчелеге белән фикер алышканнан соң, быел Иж-Бубый авыл җирлегендә Сабантуй үткәрмәү турында карар кабул ителде.

Сездән әлеге карарны аңлап кабул итүегезне сорыйбыз.

Бүген һәрберебездән килеп туган хәлгә җитди караш таләп ителә. Коронавируска каршы көрәштә иң ышанычлы ысул — прививка ясап, үз-үзегезне, якыннарыгызны саклап, авыру таралуга юл куймау тора. Профилактика максатыннан өйдә калу хәерлерәк. Җәмәгать урыннарына баруны чикләүне һәм авыруның беренче билгеләре булганда шунда ук медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

Пандемия вакытында өлкәннәр аерым риск төркемендә. Аларны аеруча кайгырту мөһим. Безнең сәламәтлек — безнең кулларда», — диелә авыл җирлеге башлыгы мөрәҗәгатендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса