Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Газинурга бүләккә кып-кызыл канәферләр

Бүген, 24 нче гыйнвар көнне, Бөгелмә районының Сугышлы авылында каһарман Газинур Гафиятуллин тууына 100 ел тулуга багышланган тантана узды. Данлы якташыбызның истәлеген муниципаль район башлыгы Илдус Касыймов, мәгариф һәм мәдәният әһелләре, авыл халкы яд итте, аның бюсты эргәсенә уттай кызыл канәфер чәчәкләрен салды. Арабызда Газинурның төпчек улы Әнвәр Гафиятуллин да...

Бүген, 24 нче гыйнвар көнне, Бөгелмә районының Сугышлы авылында каһарман Газинур Гафиятуллин тууына 100 ел тулуга багышланган тантана узды. Данлы якташыбызның истәлеген муниципаль район башлыгы Илдус Касыймов, мәгариф һәм мәдәният әһелләре, авыл халкы яд итте, аның бюсты эргәсенә уттай кызыл канәфер чәчәкләрен салды. Арабызда Газинурның төпчек улы Әнвәр Гафиятуллин да бар иде. Тәбәнәгрәк буйлы, күзгә бәрелеп тормый торган бик гади кеше ул. Торуы - Бөгелмә шәһәрендә. Биш-ун минут сөйләшкән арада да, гомерен эшкә багышлаган намуслы кеше икәнлеге беленә. Әтисенең җәсәде күмелгән Псков өлкәсе Великие Луки шәһәренә ул өч тапкыр барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса