Февраль ахырында Россия Хөкүмәте вакытлы матбугатны тарату өчен "Россия почтасы"на бирелә торган дәүләт субсидиясен бюджеттан төшереп калдыру турында хәбәр итте. Дотация бирү 1 июльдән туктатылыр дип көтелә.
Билгеле булганча, газета-журналга язылу бәясе аның редакция куйган бәясен һәм почта тартмасына барып җиткәнче тотыла торган чыгымнарны кушып исәпләнә. Моңарчы "Россия почтасы"на дәүләт һәр ел саен 3 миллиард сум күләмендә акча күчереп килде. Әлеге акча бүленми башлагач, газета яки журналга бәя ике, өч яки аннан да күбрәк тапкыр артса, аңа язылучы булырмы?
Әлеге вәзгыятьтән риза булмыйча, Мәскәүдәге басма мәгълүмат чаралары гильдиясе РФ Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать тә юллады. Әбунәчеләрнең күпчелеге яңа бәяләр белән газета-журналларны яздыра алмаячак, бу басма чараларның тиражы кимүгә китерәчәк, диелә анда. Нәтиҗәдә, матбугат чараларының күбесе ябылачак, бу тармакта эшләүче бик күп кеше эшсез калачак. Шул сәбәпле, тарифлар матбугатны юкка чыгарырлык дәрәҗәдә артмасын иде дип, Президенттан ярдәм сорыйлар хатны юллаучылар.
"Россия почтасы"на бирелә торган дотация 1 июльдән киселгән очракта, бәяләр сикерү икенче яртыеллыкка язылу кампаниясендә үк күренәчәк. Шуңа күрә, хөрмәтле газета укучыларыбыз, тагын бер кат искәртәбез: 1 апрельгә кадәр бик аз вакыт калды, "Бөгелмә авазы"на элеккеге бәядән язылып калырга ашыгыгыз.