"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте үзенең тугры әбүнәчеләрен бер дә онытмый. Инде күркәм традициягә әйләнгән бәйге, 2018 елның беренче яртысында да дәвам итте. "ТАТМЕДИА" үз басмаларын яздыручылар арасында телевизор, фотоаппарат, җылы япмалар һәм һәр районнан иң күп язулучысы өчен рәхмәт бүләге. Әлеге конкурсның шарты бик гади, бары "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте әзерләп чыгарган...
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте үзенең тугры әбүнәчеләрен бер дә онытмый. Инде күркәм традициягә әйләнгән бәйге, 2018 елның беренче яртысында да дәвам итте. "ТАТМЕДИА" үз басмаларын яздыручылар арасында телевизор, фотоаппарат, җылы япмалар һәм һәр районнан иң күп язулучысы өчен рәхмәт бүләге.
Әлеге конкурсның шарты бик гади, бары "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте әзерләп чыгарган газета-журналларга язылырга һәм квитанцияләрне туплап җибәрергә генә кирәк.
Бөгелмә районында Сиринә Хәмидуллинаны куып җитә алган кеше әлегә юк. Бу юлы да ул "ТАТМЕДИА" акционарлык җәмгыятеннән рәхмәт бүләгенә ия булды. Сиринә Марсовна Зеленая Роща мәктәбендә һәм лицей-интернатта татар теле һәм әдәбиятын укыта.
-
Татар телендә чыккан район һәм республика газета-журналларына язылмый кала алмыйм. Иң беренче булып, әлбәттә инде, "Бөгелмә авазы"на язылам, - дип әйтә Сиринә Марсовна.
Хөрмәтле укучыларыбыз, газетага язылу дәвам итә. 2018 елның икенче яртыеллыга инде язылу башланды.
Редакциядән килеп алучылар өчен - 330 сум;
Китапханәләр аша алдыручыларга - 390 сум;
Почта бүлекләрендә язылу бәясе - 660 сум,
юридик затларга 750 сум.