Газета-журналларга язылу башланды
Татарстан почта бүлекчәләренең барысында да элекке бәяләрдән газета-журналларга язылу башланды.
Уңайлы булсын өчен барлык филиалларда да язылуның автоматлаштырылган системасы эшли, ә димәк каталоглардан басманың барлык агентлыклар арасыннан иң арзанлысын тиз арада карап, рәсмиләштерү мөмкинлеге бар. "Россия почтасы" каталогында хәзерге вакытта 650дән артык басма тәкъдим ителә. Газета-журналларга язылуның үзегезгә кулай төрен сайлый аласыз: почта бүлегенә барып язылу; почтальонны өйгә чакырту; podpiska.pochta.ru, яисә uslugi.tatarstan.ru сайтлары аша язылырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа