Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гашыйклар көне алдыннан Бөгелмәдә алты пар никахларын теркәде

14 февральдә никахларын теркәгән парларның гаилә тормышы бәхетле, гармонияле һәм имин булачак дип санала.

Февраль – матур туй даталарына бай ай. 12.02.2021 һәм 21.02.2021 даталары яшь парларның аерым игътибарына лаек булды.

12.02.2021 датасы ике яктан да: сулдан уңга һәм уңнан сулга бер үк төрле укыла торган саннар җылмасыннан гыйбарәт, ул «палиндром» дип атала.

14 февральгә яшь парлар бигрәк тә игътибар итәләр (Гашыйклар көне, 2021 елда ул якшәмбегә туры килде).

Бу көнне никахларын теркәгән парларның гаилә тормышы бәхетле, гармонияле һәм имин булачак дип санала.

Гашыйклар көне алдыннан Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә 6 пар үзләренең никахларын теркәде.

Барлык яшь парларны котлыйбыз. Сезнең гаиләләрдә мөнәсәбәтләр һәрвакыт эчкерсез һәм назлы булсын. Гаиләгезне саклагыз!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса