Гариза языгыз - тизрәк акча алыгыз!
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәрендәге идарәсе, Россия гаиләләрендә эпидемиологик хәл кискен булу сәбәпле, ана капиталы алу хокукына ия булган гаиләләргә өстәмә финанс ярдәме – ай саен 5 мең сум күләмендә өстәмә ярдәм күрсәтелүе турында хәбәр итә.
Ул агымдагы елның апрель-июнь айларында 3 яшькә кадәрге һәр балага бирелә. Татарстанда 80 меңнән артык гаилә ул акчаны алуга йөз тота ала.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гаризаларны карау вакыты күп факторларга, шул исәптән аны ни дәрәҗәдә дөрес тутырылганлыгына бәйле. Төрле сәбәпләр аркасында, кабул ителгән барлык гаризалар да автомат рәвештә эшкәртелми, шуңа күрә “кулдан” өстәмә тикшерү таләп ителә. Иң киң таралган хата – банк счетының реквизитлары дөрес күрсәтелмәү, яки әнинең (сертификат хуҗасы) түгел, ә әтинең счеты күрсәтелү. Шулай ук еш кына дөрес күрсәтелмәгән баланың анкета мәгълүматлары, ЗАГС органнарыннан алынган язулар дөрес булмый.
Гаризаларның күп өлеше әтиләр исеменнән җибәрелгән була, бу исә сертификат хуҗасы нәкъ менә әти булган очракта гына рөхсәт ителә. Күпчелек очракта ир-атлардан гаризалар Россия Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында әнинең шәхси кабинетында теркәлүе булмау сәбәпле килә.
Әлеге түләү өчен гаризаны, күпфункцияле үзәк аша яки Пенсия фондының электрон сервисларыннан һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталыннан файдаланып, агымдагы елның 1 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин.
«5 мең сум акча алу өчен бер генә гариза бирергә кирәк. Аны кабатлау соралмый", - дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Димәк, акча алу өчен гариза бер тапкыр гына бирелә, аны ай саен тапшырасы түгел!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа