Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Галимнәр спиннерларның зарарлы булуын раслаган

Америка кушма штатларының Кулланучылар продукциясе куркынычсызлыгы буенча комиссия белгечләре әйләнә торган уенчык - спиннерны куркыныч дип тапкан. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Аларның пластиклары кебек үк металлдан эшләнгәннәре дә ватылырга һәм вак кисәкләргә таралырга мөмкин. Шунлыктан аны биткә якын китерергә, бигрәк тә авызга кабарга (кечкенә балалар шулай эшли) ярамый,...

Америка кушма штатларының Кулланучылар продукциясе куркынычсызлыгы буенча комиссия белгечләре әйләнә торган уенчык - спиннерны куркыныч дип тапкан. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Аларның пластиклары кебек үк металлдан эшләнгәннәре дә ватылырга һәм вак кисәкләргә таралырга мөмкин. Шунлыктан аны биткә якын китерергә, бигрәк тә авызга кабарга (кечкенә балалар шулай эшли) ярамый, дип белдергән белгечләр. Ә батарейкаларда эшләгән спиннерларның янып китү куркынычы бар. Шунлыктан уенчык белән комплектта булган оригиналь корылма җайланмасы куллану зарур.

Искәртеп үтик, юрамаларның берсе буенча, әлеге әйләнә торган уенчык Америкада җитди неврология авырулы балаларны тернәкләндерү өчен уйлап табылган. Кайбер җитештерүчеләр аны игътибарны туплау һәм нервларны тынычландыру өчен куркыныч булмаган җайланма дип белдерә. Гамәлдә исә аның белән мавыгып китүчеләр саны шактый арта бара. Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында педагоглар әлеге уенчыкның уку өлгерешенә тискәре тәэсир ясавын һәм игътибарны укудан читкә җибәрүен белдереп зарлана.

Россиягә әлеге уенчык 2017 елның апрелендә килеп керә. Ике-өч ай эчендә спиннерларның популярлыгы чын эпидемиягә әйләнә. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) спиннерның сәламәтлеккә тәэсир тикшертергә заказ биргән. Ә ул арада белгечләр сатып алганда әлеге уенчыкның сыйфатына игътибар итәргә, аңардан химик ис килгәндә һәм тавышы нык булганда, уенчыктан баш тартырга киңәш итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса