"Гаилә учагы – илһам чыганагы": Бөгелмәдә IV республика иҗади эшләр ярминкәсе узды
Республиканың 7 районыннан вәкилләр килде
2 июнь көнне Бөгелмәдә Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чаралары шәһәрнең иң җанлы, үзәк урамнарының берсендә дәвам итте. "Ныклы гаилә" федераль партия проекты кысаларында алыштыручы гаиләләрнең "Гаилә учагы-илһам чыганагы" дип аталган IV республика ярминкә-конкурсы узды.
Катнашучыларны партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Әнвәр Әхмәдиев һәм гаилә үзәге директоры Ольга Константинова сәламләде. Бәйрәмдә катнашучылар матурлыкка соклана алды, кул эшләнмәләре, картиналар сатып алды, балалар һәм ата-аналар куллары белән пешерелгән тәмле кулинария эшләнмәләрен татып карый, тәҗрибә уртаклаша һәм мастер-класста катнаша алдылар. Бәйрәм яшь артистлар, әлеге гаиләләрдәге талантлы балалар чыгышлары белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа