Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гаилә парларын хөрмәтләделәр

2022 елда Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 8 июль Россия Федерациясендә рәсми бәйрәм – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне дип игълан ителде.

Ул православие динендәге гаилә һәм никахны яклаучы изге Петр һәм Февронияне искә алу көненә туры китерелгән, чөнки алар гаилә тугрылыгы һәм үзара мәхәббәт үрнәге булып торалар.

Бәйрәмнең символы – ромашка. Бүгенге көндә – гаилә белән бергә җыелып, якыннарыңа аерым игътибар күрсәтү өчен менә дигән форсат.

Күп кенә парлар 8 июльдә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә язылышырга тели. Татарстан Респуб-ликасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлеге бу көнне 12 парның никахларын теркәде.

ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре яшь парларга үз мәхәббәтләрен озак еллар саклап калуларын һәм һәрвакыт кулга-кул тотынып тормыш итүләрен теләделәр.

Кич белән фонтан янындагы сквер зонасындагы үзәк мәйданда ЗАГС хезмәткәрләре мәдәният учреждениеләре белән берлектә, шәһәр халкы, кунаклар өчен бәйрәм оештырдылар. Сәхнәдә – концерт чыгышлары, беренче рәтләрдә – шәһәр үсешенә зур өлеш керткән, хезмәткәрләр һәм бөгелмәлеләр арасында абруй казанган гаиләләр.

“Бөгелмә муниципаль районы хатын-кызлар советы”  иҗтимагый оешмасы әгъзалары гаиләләргә истәлекле сувенирлар тапшырдылар һәм барлык катнашучыларга һәр көн якын кешеләрнең елмаюыннан башлануын, ә гаиләләрдә тынычлык һәм иминлек хөкем сөрүен теләделәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса