Гафиятуллин урамында яңа инсталляция барлыкка киләчәк
Язмалы элементны популяр чаңгы маршрутында урнаштырачаклар.
Чаңгыда шуу — бөгелмәлеләрнең иң яраткан кышкы ял төрләренең берсе. Сәламәтлеккә файда китерүдән тыш, чаңгыда йөрү кышкы урман пейзажларының матурлыгыннан да ләззәт алырга мөмкинлек бирә.
«Гафиятуллин урамындагы чаңгы сукмагының азагында «Тылсымлы урман» дип язылган керү элементын урнаштырырга карар кылынды, — дип хәбәр итте атналык киңәшмәдә Бөгелмә муниципаль районының архитектура мәсьәләләре буенча киңәшчесе Артем Цокур. — Элемент тиздән бакчалар ягыннан агачлардан ясалган табигый арка каршында пәйда булачак».
Оештыручылар Бөгелмә чаңгычылары яңалыкка уңай бәя бирерләр дип өметләнәләр.
ФОТО: БМР мэриясе матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа