Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Бөгелмә районы халкына бик нык өшегәндә нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре белән очрашу Зеленая Роща китапханәсе ярдәмендә узды.
Зеленая Роща мәктәбе укучылары өчен «Кыш куркынычсыз булганда матур» дип исемләнгән танып-белү сәгате оештырылды.
Бозда, урманда, карлы чокыр сөзәклекләрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре Виталий Новичков җентекләп сөйләде. Ул балаларга, гадәттән тыш хәлдә калсалар, үз-үзләрен ничек тотарга кирәклеген төгәл мисалларда аңлатты, мәсәлән, каткан елгада шуганда, боз астына төшеп киттеләр, бик нык өшеделәр, урманга чаңгы шуарга чыктылар һәм адаштылар.
Ахырдан Виталий Новичков балаларга киңәш бирде:
«Паникага бирелмәскә тырышыгыз, шунда ук 112 телефон номерын җыегыз һәм сезнең белән нәрсә булганын төгәл, анык итеп аңлатыгыз. Тиз һәм оста гамәлләрегезгә тормышыгыз бәйле булачак. Язмышны сынамагыз һәм ул сезгә карата мәрхәмәтле булыр».
Ирина Ишкова, китапханәче
Изольда Фәритова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа