Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бүген 30 кешене янгыннан коткарган
Бүген 13.10 сәгатьтә бердәм 112 "Ашыгыч ярдәм" чакыру номерына Казанның Бертуган Касимовлар урамында урнашкан 6а номерлы йортта янгын чыгуы тарында мәгълүмат килеп ирешә, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш Идарә матбугат хезмәтеннән. Вакыйга урынына №2, №5, №7, №48 янгын-коткару бүлекләренең хезмәткәрләре җибәрелә. Коткаручылар йортның 8нче...
Бүген 13.10 сәгатьтә бердәм 112 "Ашыгыч ярдәм" чакыру номерына Казанның Бертуган Касимовлар урамында урнашкан 6а номерлы йортта янгын чыгуы тарында мәгълүмат килеп ирешә, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш Идарә матбугат хезмәтеннән.
Вакыйга урынына №2, №5, №7, №48 янгын-коткару бүлекләренең хезмәткәрләре җибәрелә. Коткаручылар йортның 8нче катында урнашкан фатир януын күреп ала. Фаҗига урынында газ һәм төтеннән саклый торган ике төркем хезмәткәрләре эшли, баскыч буенча 30 кеше эвакуацияләнә.
Ут 13.28 сәгатьтә туктатыла. Янгын нәтиҗәсендә тулысынча ике бүлмә янып бетә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа