Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Гадел Россия” Бөгелмәдә эшен активлаштырды!

Агымдагы елның март аенда Бөгелмәдә "Гадел Россия" ("Справедливая Россия") партиясе җирле бүлегенең гомуми җыелышы узды. Анда "Гадел Россия" партиясе Татарстан Республикасы региональ бүлеге советы рәисе Рушания Бильгильдеева, региональ һәм Бөгелмә җирле бүлеге әгъзалары катнашты. Җыелышта "Гадел Россия" партиясе Бөгелмә җирле бүлеге советының яңа составы сайланды. Анда бүлек эшчәнлеген активлаштырырга һәм...

Март ахырында "Гадел Россия" партиясе Бөгелмә җирле бүлеге советының яңа составы утырыш уздырды. Җыелыш йомгаклары буенча Бөгелмәдә гражданнар белән эшләү өчен "Гадел Россия" партиясенең җәмәгать кабул итү бүлеге ачарга дигән карар кабул ителде. Партиянең җирле бүлеге, бу эшне алып бару өчен бина-бүлмә сорап, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Рөстәм улы Закировка мөрәҗәгать итте.
Совет утырышында шулай ук "Вконтакте" социаль челтәрендә "Партия "СПРАВЕДЛИВАЯ РОССИЯ" в Бугульме" дигән ачык төркем булдыру турында да карар кабул ителде. Адресы: https://vk.com/club143644922. Анда "Гадел Россия" партиясе җирле бүлегенең эшендәге, партия эшчәнлегендәге әһәмиятле вакыйгалар турында мәгълүматлар урнаштырылачак.
Моннан тыш, җирле бүлек әгъзаларының шәһәр күләмендә үткәрелә торган җәмәгать чараларында, региональ бүлек конференцияләрендә катнашу, җирле һәм башлангыч бүлекләрнең оештыру структуралары, партиягә кабул итү тәртипләре турындагы һәм башка сораулар да каралды.
Җыелышта партиянең региональ бүлек лидеры Рушания Бильгильдеева "Гадел Россия"нең Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә гражданнарның хокукларын яклау үзәкләре ачылу турында да хәбәр итте. Аларның бурычы гражданнарны үз хокукларыннан файдаланырга өйрәтүдән гыйбарәт. Аларда белгечләр гражданнарны кабул итәчәк һәм ТКХ түләүләренә, пенсия акчасын билгеләүгә, сәламәтлек саклау өлкәсенә, хезмәткә кагылышлы законнарның үтәлешенә, инвалидлар хокукларына бәйле һәм башка барлык сорауларны тыңлап, тәфсилле җаваплар бирәчәкләр.
"Гадел Россия" партиясе җирле бүлеге Бөгелмәдә үз эшчәнлеген дәвам иттерәчәк һәм шәһәрдәшләребезнең, райондашларыбызның проблемаларын чишүдә ярдәм күрсәтәчәк. Безнең ярдәм кирәк булса, яисә башка сорауларыгыз туса, "Вконтакте" төркеме аша мөрәҗәгать итегез. Бергәләп без гаделлеккә ирешәчәкбез!

"Гадел Россия" партиясе ТР Бөгелмә районы җирле бүлеге.
Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса