Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: «Шәһәрнең үз позицияләрен нәтиҗәле яхшыртуы һәм проблемалы мәсьәләләрне хәл итү юлларын табуы шатландыра»

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль районда булды, анда 2021 ел нәтиҗәләре буенча шәһәр һәм район Советлары сессиясе эшендә катнашты, шәһәрнең уңышлы үсеш алган предприятиеләренең берсендә булды, шәһәр һәм район халкы белән аралашты.

Парламент башлыгының эш сәфәре «Скважиналарны эксплуатацияләүнең яңа технологияләре» фәнни-җитештерү предприятиесеннән башланды. Предприятие 30 ел дәвамында нефть чыгару технологиясендә куллану өчен билгеләнгән җиһазлар һәм үлчәү чаралары базарында уңышлы эшли. Предприятиедә бүген 200 меңнән артык кеше эшли. 2021 ел нәтиҗәләре буенча төяп җибәрелгән продукция күләме 289 миллион сум тәшкил иткән. Фәрит Мөхәммәтшинга предприятие җитештерә торган яңа продукцияне – «Frontmen» мини-төягечләрен тәкъдим иттеләр. Аны илнең, республиканың һәм БДБ илләренең эре нефть чыгару компанияләре ала.

«Яшьләр сарае» яшьләр үзәге бинасында узган хисап сессиясендә районның 2021 елдагы эшенә йомгак ясадылар. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы үз чыгышында районның төп үсеш нокталарын да, аспектларны да билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса