Фәрит Мөхәммәтшин: "Бөгелмә үзенең хезмәт сөючән халкы һәм җитештерү потенциалы белән лаеклы урын алырга тиеш"
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Советының өченче чакырылыш ХХVI сессиясе узды.
Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Муниципаль берәмлекләр Советы ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бишенче чакырылыш депутаты, "Татнефть" акционерлык җәмгыятенең генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, район башлыгы Линар Закиров катнашты.
Бөгелмә муниципаль районының 2018 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турында хисап доклады белән район башлыгы Линар Закиров чыгыш ясады.
Икътисад һәм сәнәгать
Муниципаль берәмлек икътисады күрсәткечләре барлык юнәлешләр буенча да диярлек тотрыклылык күрсәтә. Район флагманнарының күбесе хисап елын шактый яхшы күрсәткечләр белән тәмамлады. Алдагы елларга алар алларына җитди стимул алган һәм киләчәккә үсеш юлларын билгеләгән.
2018 ел нәтиҗәләре буенча продукциянең, эшләрнең, күрсәткән хезмәтләрнең тулаем күләме 54 миллиард сум тәшкил иткән, бу – 2017 ел дәрәҗәсенә карата 101 процент. Аеруча геология һәм төзелеш юнәлешләре үсеш күрсәтә.
Узган елда шәһәр икътисадына 5 миллиард сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителгән. Уртача айлык хезмәт хакы 35,5 мең сум тәшкил итә.
Бөгелмәдә эшсезлек дәрәҗәсе инде күп еллар дәвамында республикада иң түбәннәрнең берсе булып кала бирә. Ә вакансияләр саны эшкә урнашырга теләүчеләр саныннан берничә тапкыр артып киткән.
Кече эшмәкәрлек
Урта һәм кече предприятиеләрдә эшләүчеләр саны, шәхси эшмәкәрләрне һәм агросәнәгать өлкәсендә мәшгуль кешеләрне исәпкә алып, 9 693 кеше тәшкил итә. Бу – шәһәрдә һәм районда эшләүчеләрнең 25%тан артыгы.
Кече предприятиеләрнең әйләнеше якынча 14 миллиард сум тәшкил иткән. Кече һәм урта бизнестан муниципаль район бюджетына 250 миллион сумнан артык салым кергән.
Агросәнәгать комплексы
Географик хәл Бөгелмә районының хәтәр игенчелекнең зонасында булуын ел саен исбатлый килә. Шуңа бәйле рәвештә, Бөгелмә районы авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр республика җитәкчелеге тарафыннан тәнкыйть сүзләре ишетәләр.
2018 елда сөт күләме һәм эре мөгезле терлекләр саны кимегән. Хуҗалыкларның берсендә туберкулез теркәлгән, шуңа күрә 400 баштан артык сыерны юк итәргә мәҗбүр булганнар.
- Әлбәттә, бу объектив күренешләр кулларны төшерүгә сәбәпче түгел. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм район аграрийлары алдына куелган бурыч – барлык көчләрне мобилизацияләү һәм беренче яртыеллык ахырына сөт терлекләрен торгызу! Без үзебезнең туган җиребезне яратабыз – аны үстерергә, иген игәргә, терлекләрнең баш санын арттырырга бурычлы, – дип белдерде Линар Закиров.
Шуның белән бергә, агросәнгать комплексы өлкәсендә уңай үзгәрешләр дә күзәтелә. 13 мең баштан артык савым сыерына исәпләнгән өч сөт фермасы төзү проекты гамәлгә ашыру стадиясенә керә. Проектның инвесторы – Россиядәге иң эре “ЭкоНива” агрохолдингы. Инвестицияләрнең гомуми күләме 10 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Район территориясендә “агросәнәгать паркы” проектын гамәлгә ашыруга зур өметләр баглана. Шул рәвешле, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең продукциясен сату проблемасын хәл итәргә планлаштыралар.
Бу проект җитештерүчедән кулланучыга кадәр юлны шактый кыскартырга, азык-төлек бәясен киметергә, авыл территорияләренең тотрыклы социаль-икътисадый үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк дип өмет ителә.
Төзелеш һәм архитектура
2018 елда безнең муниципаль район территориясендә 25 федераль һәм республика программасы гамәлгә ашырылган. Эшләр 100дән артык объектта алып барылган.
Узган ел 40 мең квадрат метр торак кулланулуга тапшырылган. Социаль ипотека программасы тормышка ашырыла башлаганнан бирле 836 гаилә яңа фатирлы булган.
Мәгариф
Бөгелмә муниципаль районының мәгариф өлкәсе, белем бирү программаларын булдырудан һәм гамәлгә кертүдән башлап, балалар һәм яшүсмерләр мәдәният һәм спорт учреждениеләрен төзү һәм үзгәртеп коруга кадәр төрле төп күрсәткечләр буенча үсеш ала.
Соңгы дүрт елда кайбер мәктәпләрдә капиталь ремонт ясалды. 3 балалар бакчасы республика программасы ярдәмендә икенче сулыш алды. Быел тагын дүртесен ремонтлауга керешкәннәр.
2018 елда шулай ук республика программасы буенча “Татнефть” компаниясе белән берлектә, Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы базасында ресурс үзәге булдырылды. Бүген бу – махсус белем бирү оешмасы, анда барлык ресурслар – кадрлар һәм матди-техник ресурслар тупланган. Биредә студентлар Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы алдынгы предприятиеләргә эшкә урнашу өчен белем ала.
Машина төзүчеләр техникумы базасында дүрт компетенция буенча WorldSkills махсус үзәге булдырылды. Моннан тыш, WorldSkills Russia региональ чемпионатында Бөгелмә техникумы әлеге компетенцияләр мәйданы булачак.
Сәламәтлек саклау
2018 елда беренчел звено учреждениеләрендә ремонт эшләре башкарылды. Туберкулезга каршы, наркология һәм тире-венерология диспансерлары, балалар һәм үзәк хастауханәләр, Карабаш амбулаториясе капиталь ремонтланды. Капиталь ремонт барышында объектлар яңа мебель һәм җиһазлар белән тәэмин ителде.
- Шәһәргә югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итәргә кирәк. Без күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын сизелерлек арттырырга тиеш һәм шуңа бурычлы. Халык сәламәтлеген ныгыту – көнүзәк мәсьәлә, – дип белдерде Линар Закиров.
Физкультура һәм спорт
Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше – янә трендта. Бөгелмәдә 7 яшьтән алып, 70 яшькә кадәрге һәр икенче кеше даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә икән. Шуңа бәйле рәвештә, районда спорт инфраструктурасын үстерүне дәвам итәләр.
“Татэнергосбыт” акционерлык җәмгыяте ярдәме белән “Чаңгы базасы” спорт комплексында 78 миллион сумлык капиталь ремонт үткәрелә. Спорт-сәламәтләндерү комплексында 200дән артык бала спорт белән шөгыльләнә, анда шулай ук төрле масштаблы ярышлар уза. Әлеге бинада түбә яңартылган, уңайлы киенү-чишенү бүлмәләре, тренерлар бүлмәләре һәм инвентарь саклау өчен биналар ясалган. Ишекләр, тәрәзәләр, электр, су белән тәэмин итү системасы алыштырылган. Чаңгы-роллер трассасы да яңартылган. Хәзер аның киңлеге, ике метр урынына, 4 метр тәшкил итә.
2018 елда өч спорт мәйданчыгы төзелде. Яңа блок-модульле чаңгы базасы мәдәният һәм ял паркы территориясендә барлыкка килде.
Быел 1903 елда ук төзелгән тарихи бинада урнашкан 1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбен капиталь ремонтлауга керешкәннәр.
- Мондый масштаблы проектлар ярдәмендә без алга таба да шәһәребезнең данлыклы спорт традицияләрен дәвам итәчәкбез дип ышанам! – диде Линар Закиров. – Кыенлыкларга карамастан, Бөгелмә күп позицияләр буенча ышанычлы рәвештә алда бара. Безнең шәһәр һәм район халык өчен тагын да яхшырак, тагын да уңайлырак булырга тиеш. Безнең муниципаль берәмлекнең иң төп потенциалы бөгелмәлеләр. Һәм без аны тулысынча сезнең ярдәм белән генә куллана алабыз, хөрмәтле депутатлар. Биредә күп нәрсә сезнең актив эшчәнлегегезгә, сезнең позициягезгә бәйле. Мин ышанам, без бергә барлык проблемаларны да хәл итәрбез. Һәм, темпларны киметмичә, үзебезнең Бөгелмәне үстерәчәкбез.
Ләйсән БИКБУЛАТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа