Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

«ФОТ 3.0» программасы буенча республика бизнесменнары 720 миллион сумнан артык акча алдылар

Ташламалы кредитларны 272 эшмәкәр өч процентка рәсмиләштергән.

Дәүләт программасы зыян күргән тармаклардан бизнесны торгызуга һәм бу өлкәләрдә халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Ул 9 мартта старт алды. Бизнесменнар 2,8 миллиард сумнан артык суммага 790 гариза биргән. Шундый ук «ФОТ 2.0» программасы 2021 елның 1 июленә кадәр гамәлдә.
Программа шартлары буенча бизнес өчен кредит ставкасы өч процентка тигез. Финанслау бер елга кадәр бирелә. Беренче яртыеллык дәвамында алучы төп бурыч һәм процентлар түләми. Түләү икенче яртыеллыктан ай саен тигез өлеш белән башлана.
Программада кече һәм урта бизнес, шулай ук пандемия сизелерлек йогынты ясаган тармаклардан эре компанияләр катнаша ала. Бу-кунакханә һәм ресторан бизнесы, мәдәният, туризм, спорт һәм күңел ачу өлкәсе.
Кредит күләме оешмада эшләүче хезмәткәрләр саныннан чыгып исәпләнә: МРТ һәр хезмәткәргә 12 айга 12 792 сум күләмендә. Кредитның максималь суммасы-500 миллион сум. Кредит килешүен 1 июльгә кадәр төзергә була.
Программага Татарстанда вәкиллекләре булган 15 банк кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса