Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Фонтаннар каскады булган яңа скверны төзекләндерү тәмамлана

Яңа территориядә яшелләндерү эшләре башкарылган.

Сентябрьдә Бөгелмәдә М. Җәлил урамындагы фонтаннар каскады булган сквер территориясен төзекләндерү тәмамлана. Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе барышында шәһәрнең баш архитекторы Илназ Мөкминов хәбәр итте. Фонтаннарны монтажлау эшләре инде тәмамланган. Сулык территориясендә яңа пирс төзелгән. Скверда эскәмияләр, яктырту терәүләре урнаштырылган, яңа плитка салынган.

«Барлык эшләр дә тәмамланган, барысы да эшли. Хәзер подрядчы фонтан буенча искәрмәләрне бетерә», — дип билгеләп үтте шәһәрнең баш архитекторы Илназ Мөкминов.

Яңа территориядә яшелләндерү эшләре башкарылган. Ике меңнән артык декоратив куаклар һәм агач үсентеләре утыртылган. Алар арасында алма, миләш, сирень, чубушник, спирея һ. б.

«Бөгелмә быел М. Җәлил урамындагы шәһәр сулыкларына якын территорияне төзекләндерү проектын тулысынча тормышка ашыра. Проект 2020 елда Кече шәһәрләр һәм тарихи торак пунктлар федераль конкурсында җиңүче булып тора. Сентябрьдә яңа киңлекне ачу тантанасын планлаштырабыз», — дип йомгаклады район башлыгы Линар Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса