Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Фонтаннан 1,4 млн евро акча җыйганнар

Юк, Бауман урамында түгел, Италия туристлары тырышкан шулай. Римдагы Треви фонтанына соңгы бер ел эчендә шулкадәр акча ыргытканнар. Андагы гадәт буенча, шәһәргә кабат килү өчен, фонтанга аркаң белән басып, уң кулың белән акча ыргытырга кирәк икән. Шулай итеп фонтанда бер ел эчендә, ышанасызмы, 1,4 млн евро җыелган. Моннан тыш төрле...

Юк, Бауман урамында түгел, Италия туристлары тырышкан шулай. Римдагы Треви фонтанына соңгы бер ел эчендә шулкадәр акча ыргытканнар.

Андагы гадәт буенча, шәһәргә кабат килү өчен, фонтанга аркаң белән басып, уң кулың белән акча ыргытырга кирәк икән. Шулай итеп фонтанда бер ел эчендә, ышанасызмы, 1,4 млн евро җыелган. Моннан тыш төрле медальоннар, ачкычлар, күзлек һәм хәтта ике теш протезы да чыккан, дип яза dp.ru

Хакимият барлык акча да шәһәр үсешенә тотылачак дип ышандыра.

Баш кашып утырам менә, Бауман урамындагы фонтаннарда күпме җыела икән ул, ә? Ничек уйлыйсыз?

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса