Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Физкультурачылар көнендә бөгелмәлеләргә лаеклы бүләкләр тапшырылды

Бөгелмәдә “Факел” спорт комплексы территориясендә Бөгелмә муниципаль районының физкультура һәм спорт үсешенә өлеш керткән спортчыларны һәм физик культура яратучыларны хөрмәтләделәр.

Ул көнне ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының Алтын билгеләренә бөгелмәлеләр: Ирина Арапова, Юлия Тазова, Анастасия Котлова, Рафаэль Алиев, Альберт Имангулов, Лилия Гарипова, Андрей Алексеев, Мирсәяф Исламов, Николай Капитонов лаек булдылар. ГТО бронза билгесе Элеонора Хәбибуллинага тапшырылды.

Яшьләр эшләре бүлегеннән кадет интернат-мәктәбе укытучылары Андрей Синяшинны, 7нче гимназия укытучылары Марина Платонова һәм Илнур Гардиевны, 13нче мәктәп укучысы Елена Литвинованы, 6нчы мәктәптән Ольга Шипилованы, “Яшьләр көненә” багышланган республика конкурсында җиңгән өчен сертификат һәм диплом белән Даниэль Шөгаепов бүләкләнделәр. Бу көнне ТАССРның 100 еллыгына багышланган ГТО республика олимпиадасы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә дә дипломнар тапшырылды.

Татарстан бүген илдә спорт тармагын үстерү буенча лидерларның берсе. Бездә физкультурачыларга якынаю, кушылып китү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен бөтен кирәкле нәрсәләр бар.

Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, җәмгыятьтә сәламәт яшәү рәвеше принципларын формалаштыру, шулай ук системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче халык санын арттыру, югары казанышлар спортында нәтиҗәләрне яхшырту һәм арттыру белән беррәттән, Демография” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган “Спорт – тормыш нормасы федераль проектының төп бурычлары булып тора.

Светлана Павлова һәм Оксана Гайсина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса