Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Финанс министрлыгы Россиядә ярлылык буенча пособие кертергә тәкъдим итә

Финанс министрлыгы Россиядә ярлылык буенча пособие кертергә тәкъдим итә. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Татьяна Нестеренко сүзләренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә. Нестеренко 16 яшькәчә балалары булган, бигрәк тә ике яки аннан күбрәк балигъ булмаган булган, ата яки ана гына эшләгән гаиләләргә матди ярдәм кирәк, дип саный. Ул...

Финанс министрлыгы Россиядә ярлылык буенча пособие кертергә тәкъдим итә. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Татьяна Нестеренко сүзләренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

Нестеренко 16 яшькәчә балалары булган, бигрәк тә ике яки аннан күбрәк балигъ булмаган булган, ата яки ана гына эшләгән гаиләләргә матди ярдәм кирәк, дип саный. Ул бу схеманы күп илләр куллана, дип билгеләп үткән.

Ярлылык буенча пособие кертү өчен закон нигезендә "мохтаҗлык" аңлатмасын, аның критерийларын, гаилә керемен һәм милкен яки гаилә әгъзасы булган ялгыз яшәүче гражданнар, затлар даирәсен билгеләү системасын билгеләргә кирәк. Федераль бюджет проекты якындагы өч елга министрлыкның әлеге тәкъдимен кертми, дигән Нестеренко.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса