Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Филипп Киркоров, көтмәгәндә, Түбән Камага килеп төшкән

Россия эстрадасының поп-короле Филипп Киркоров самолетта Түбән Камага килеп төшкән. Бу хакта җырчы үз Instagramында хәбәр иткән. "Барыгызга да Түбән Камадан сәлам, без бүген - монда, иртәгә инде - Муромда! Аңламыйм да, без ничек барысына да өлгерәбез!" - дип язган үз рәсеме янына Филипп Киркоров. Татарстанда аның иҗатына мөкибәннәр җырчыга...

Россия эстрадасының поп-короле Филипп Киркоров самолетта Түбән Камага килеп төшкән. Бу хакта җырчы үз Instagramында хәбәр иткән.

"Барыгызга да Түбән Камадан сәлам, без бүген - монда, иртәгә инде - Муромда! Аңламыйм да, без ничек барысына да өлгерәбез!" - дип язган үз рәсеме янына Филипп Киркоров.

Татарстанда аның иҗатына мөкибәннәр җырчыга "зур татар сәламе"н тапшырганнар.
"Рәхим итегез! Кызганыч, без сезнең белән күрешә алмыйбыз! Сезгә Түбән Камадан зур татар сәламе!"- дип язган фанатлары аның битенә.
Шунысын әйтергә кирәк, җырчының рәсми гастрольләр графигында Түбән Камага концерты юк. Социаль челтәрләр кулланучылар хәбәренчә, Киркоров шәһәр мэры Айдар Метшинның туй көнен билгеләп үткән бәйрәменә килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса