Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга автомобильләр тапшырылачак

Дәүләт бүләкләре Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгуга 31 ел тулуга бирелә.

Рөстәм Миңнеханов сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан инвалидларга машина ачкычлары тапшырачак. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде. Машиналар сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан инвалидларга тапшырылачак.

Бу шимбәдә, 15 февраль көнне 10.00 сәгатътә, совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстаннан чыгарылуга 31 ел тула. 

Республикада Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан 9,5 меңгә якын ветеран яши.

Кызганыч, әфган сугышында катнашучыларның саны елдан-ел кими. Бөгелмә районында бүгенге көндә 240 исән әфганчы бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса