Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әфганчыларның даны мәңгелек

Бөгелмәдә сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәлак булган иптәшләрен искә алдылар.

Ул совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүгә 42 ел тулуга багышланган иде.

– Сугыш күп кенә солдатларның

гомерен өзде һәм биредә яшәү-челәрнең тормышын бик нык үз-гәртте. Сугыш – берәүгә дә кирәк түгел. Мин чын күңелдән үзебезгә дә, балаларыбызга да сугышның башка беркайчан да булмавын телим, – диде Бөгелмә хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов.

Рафаэль Шамил улы шулай ук җыелучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм барысына да корычтай сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм теләкләренең тормышка ашуын теләде.

– Без һәрвакыт үз бурычыбызны үтәргә әзер... Бу сугышта без унбиш меңнән артык солдатларыбызны югалттык. Аларны кире кайтарып булмый, әмма алар турындагы хәтер һәрвакыт безнең йөрәкләрдә яшәячәк. Барлык ветераннарга сәламәтлек, иминлек һәм анда калган егетләрне онытмавыгызны телим, – дип нәтиҗә ясады “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнгән, “РФ Кораллы көчләр ветераннарының” Бөгелмә бүлеге рәисе Ленар Гәрәев.

10 елга сузылган сугыш 15 000 совет солдатының, шул исәптән бөгелмәлеләрнең гомерен өзде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса