Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әфган сугышы ветераны: Төзәтмәләләрдә ветераннарга күп социаль ярдәм каралуы җәлеп итте.

СВР запас полковнигы Рафаэль Шакирҗанов Казанда сайлау участогында тавыш бирде.

Татарстан Иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре һәм патриотик тәрбия буенча комиссиясе рәисе, Тышкы разведка хезмәтенең запас полковнигы Рафаэль Шакирҗанов Казанның бер сайлау участогында Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш бирде.

«Мине хәрби кеше буларак, башка илләр дәгъва итә торган чикләрнең какшамаслыгы күрсәтелгән төзәтмә җәлеп итте. Шулай ук төзәтмәләрдә ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү турында да күп әйтелә», – диде ул.

Полковник төзәтмәләр ярдәмендә Бөек Ватан сугышы тарихы үзгәрешсез сакланачак, дип өстәде.

Рафаэль Шакирҗанов сүзен йомгаклап, үз иленең патриоты буларак, тавыш бирү- бурычым дип санады, чөнки киләчәгебез шуңа бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса