Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Фермерларны күңелле яңалык көтә

1 гектардан алып 500 гектарга кадәр җирләрне аларга алты елга бушка бирергә җыеналар.

Татарстан Фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе съездында оешма президенты Камияр Байтимеровның әлеге хәбәрен ишетеп, фермерлар гөрләтеп кул чапты.

Алга китеш бар, проблемалар да юк түгел

Шәхси хуҗалыклар, гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы кооперативлары агросәнәгать комплексының динамик секторы булып тора. Моннан биш-алты ел элек без продукция генә җитештерә белә идек, хәзер исә аларны эшкәртеп сатарга өйрәндек, ди Камияр Байтимеров. Моннан тыш фермер хуҗалыклары өстәмә эш урыннары булдыра, авылның социаль тормышында актив катнаша, күп кенә чараларда иганәче ролен дә үтиләр. Алар җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясенең дә күләме елдан-ел артып тора. Дәүләттән алына торган грант программаларында да активрак катнаша башлаганнар. Әмма бу мәсьәләдә кайбер районнар бик сүлпән. Узган елны Югары Ослан районыннан бер генә фермер хуҗалыгы да грант алмаган. Яшел Үзән, Әлмәт, Спас, Әтнәдә берәр хуҗалык кына грантка ия булган. Ә иң күп грант алучы районнар исемлегендә – Чистай, Саба, Мамадыш, Кукмара һәм Азнакай.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: үткән елны эш башлаучылар, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм кооперативлар өчен бирелә торган программаларны бөтен теләгән кеше дә ала алмаган. Уртача алганда, барлык төр программада да диярлек алтмыш проценты гына грантка ия булган. Камияр Байтимеров сүзләренчә, монда уйланырлык нигез бар.

– Миңа калса, бу документлар белән килеп чыккан проблема аркасында гына түгел. Дәүләттән бирелә торган ярдәмнең күләмен дә арттырырга иде, – дип мөрәҗәгать итте ул съезд эшендә катнашкан Россия крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты, Дәүләт Думасы депутаты Владимир Плотниковка.

Фермерларны борчыган башка мәсьәләләр турында да әйтеп китте Камияр Байтимеров. Җитештерү предприятиеләре өчен электр энергиясе бәясе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә караганда түбәнрәк икән. Ягулык бәясенә дә ташламалар көтә алар. Яңа техниканы 40х60 программасы буенча сатып алалар. Кырык процентын дәүләт бирә, калган алтмышын үзләре түли. Әмма шулай булганда да фермерларга кыйммәтле техника алу шактый авырга төшә. Шуның өстенә субсидияне фермерлар вакытында ала да алмый икән.

Шикәр бәясе ясмык бәясенә тиң

Калган проблемалар турында авыл фермерлары үзләре сөйләде. Чүпрәле районы фермерлары ассоциациясе рәисе Равил Бикчуровны техник культураларга бәянең түбән булуы борчый. Ул 2013 елдан бирле үсемчелек белән шөгыльләнә. 4 мең гектар җирдә бөртеклеләр һәм шикәр чөгендере белән көнбагыш үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса