Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Фермер династияләре конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды

Җиңүче гаиләләр күп еллар дәвамында үсемлекчелек, сөт терлекчелеге, катнаш авыл хуҗалыгы һәм бөртекле культуралар җитештерү белән шөгыльләнәләр.

Бүген фермер хәрәкәтенең 30 еллык юбилее уңаеннан «Гаилә фермер династияләре»республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның биш районыннан биш фермер династиясенә йөз мең сум премия рәвешендә бүләкләр тапшырды. Алар арасында Лениногорск, Саба, Теләче, Менделеевск һәм Чистай районнарыннан фермер династияләре бар.
Җиңүче гаиләләр күп еллар дәвамында үсемлекчелек, сөт терлекчелеге, катнаш авыл хуҗалыгы һәм бөртекле культуралар җитештерү белән шөгыльләнәләр.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 20 февраленнән 21 мартына кадәр узган фермер династияләре конкурсында бер гаилә әгъзалары һәм аларның фермерлары булган туганнары, 2 буыннан да ким булмаган һәм гамәлдәге крестьян – фермер хуҗалыгы статусына ия булган катнаша алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса