Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Фазлыева: Татарстан халкының эмоциональ халәте түләүләр һәм пенсияләргә бәйле

Казанда Татарстан буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең 2020 елдагы эш нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән утырышы узды.

Татарстанда илкүләм проектлар һәм социаль программалар буенча 2020 елга планлаштырылган барлык чаралар да тулы күләмдә гамәлгә ашырылды. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ТР буенча Россия Пенсия фондының киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.

«2020 елда Пенсия фонды йөкләмәләре тулы күләмдә һәм үз вакытында үтәлгән. Башкарылган түләүләр авыр эпидемиологик вазгыятьтә гаиләләр һәм ветераннар өчен мөһим ярдәм булды. ТР Пенсия фонды федераль ведомствода яхшы исәптә һәм рейтингта беренче позицияләрдә», диде Фазлыева.

Спикер яңа елда ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләсе ТР буенча Россия Пенсия фонды эшенең мөһим параметры булып тора, дип искәртте. Шуңа күрә республиканың барлык социаль ведомстволары хезмәткәрләренә социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасында (ЕГИССО) кирәкле барлык мәгълүматларны үз вакытында тутырырга кирәк. Ул бу эшкә түләүләр һәм пенсияләрне билгеләү, шулай ук республика халкының эмоциональ халәте бәйле, дип өстәде.

Пенсияләрне, түләүләрне һәм пособиеләрне билгеләү социаль ведомстволар якын арада гамәлгә ашырырга кирәк булган төп таләп. Бу ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Пенсия фонды һәм башка белгечләргә кагыла. Шул ук вакытта өлкән яшьтәге кешеләрнең булган ихтыяҗларын исәпкә алырга кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса