Яңалыклар
Фаҗига
1 декабрь көнне Спас авылындагы йортларның берсендә чыккан янгын өч яшьлек малайның үлеменә сәбәп булган.
Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан, Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 1 нче бүлеге (саксызлык аркасында үлемгә китерү) нигезендә, җинаять эше кузгатылган.
Алдан тикшерү мәгълүматларына караганда, әни кеше, өйдә...
1 декабрь көнне Спас авылындагы йортларның берсендә чыккан янгын өч яшьлек малайның үлеменә сәбәп булган.
Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан, Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 1 нче бүлеге (саксызлык аркасында үлемгә китерү) нигезендә, җинаять эше кузгатылган.
Алдан тикшерү мәгълүматларына караганда, әни кеше, өйдә баласын үзен генә калдырып, күршеләренә поминкага кереп киткән. Өйдә янгын чыгу аркасында, бала төтен эчендә тончыгып үлгән.
Фаҗига буенча тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының ТР идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса