Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Евгений Томихин: Татарстан — Кытай белән хезмәттәшлек буенча чын лидер

РФ Тышкы эшләр министрлыгының аерым йөкләмәләр буенча илчесе Казанда Кытай Халык Республикасы генераль консуллыгы ачылышында катнашты.

(Казан, 22 август, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). Татарстан Кытай белән хезмәттәшлек итүдә чын лидер булып тора. Бу хакта Казанда Кытай Халык Республикасы генераль консуллыгы ачылышында РФ Тышкы эшләр министрлыгының аерым йөкләмәләр буенча илчесе Евгений Томихин белдерде.

Аның сүзләренчә, бу республика җитәкчелегенең хезмәте, аның игътибары  практик нәтиҗәләрне максат итеп куйган күпсанлы сәфәрләрендә белдерелә.

Илче Казанда генераль консуллык эше өчен шартлар булдырылуын билгеләп үтте. “Мөгаен, илче килешер, бу Россиядә бүген эшли торган Кытай генераль консуллыкларының иң яхшысы. Бу Татарстан Президенты, Татарстан һәм Казан шәһәре җитәкчелеге, Кытай хезмәттәшләре белән ныклы элемтәдән башка булмас иде”, - диде Евгений Томихин.

  • Казандагы генераль консуллык Кытайның Росиядәге алтынчы консуллыгы. Ул 2016 елның октябрендә Спартак урамында «Сувар Плаза» сәүдә үзәгендә эшли башлады. Бүген консуллык Подлужная урамында яңа бина ачты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса