Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Еваның үз бүлмәсе булачак

Яшь гаилә хәбәрчебезгә бәхетле мизгелләре турында сөйләде.

– Бу программа турында ничек белдегез?

– Иремнең әнисе Елена Алексеевна хәбәр итте: “Яшьләр сарае сайтында, гаиләләргә матди ярдәм программасы эшли башлады дип язганнар. Нинди документлар кирәклеген һәм шартларын карадым. Сезнең гаиләгез туры килә. Кагәзьләрне җыю, исәп-хисап ясау белән булышырмын. “Яшь гаилә” программасы буенча узу өчен квадрат метрлар җитмәү һәм ипотека буенча кирәкле керем булу кирәк, дип язылган. Балалар документларны тиз арада әзерлик,” – дип барлык кагәзьләрне җыярга ярдәм итте. Өлкән буын кы-зыбызның алачак фатирыбызда үз бүлмәсен булдыруда ярдәм иттеләр. Барлык кыенлыкларны үтеп программага теркәлгәнче бер ай вакыт үтте.

– Сертификат сезнең кулыгызда, үз тораклы булуыгыз

мизгеле якын булуына ышанасызмы?

– Билгеле, хәтта фатир да эзли башладык. Сертификатны, ана капиталын һәм үзебез туплаган акчаларны кушып, торакны үз көчебез белән кредитсыз сатып алырга телибез. Ике яки өч бүлмәлесен карыйбыз, баланың һәрвакыт үз почмагы булырга тиеш, дип уйлыйбыз.

– Үз йортыгызны алгач, тормышыгыз ничек үзгәрәчәк?

– Бу безнең өчен бик зур плюс, үз торагыбызга ия булачакбыз, кызыбызның да үз бүлмәсе булуына без бик шат.

– Димәк программалар эшли?

– Әйе. Бары тик көтәргә, ышанырга, катнашырга кирәк. Елап утырганчы, документлар җыярга һәм бәхетеңне тикшерергә кирәк. Без дә башта ышанмадык. Бу лотерей уены кебек. Хәзер тәгаен ышандык, чөнки сертификат кулда. Барысына да катнашырга киңәш итәбез.

– Гаиләгез яшь, күптән өйлә-нештегезме?

– 2019 елда үтте безнең туй, ә икенче елны кызыбыз туды.

3 ел бер гаилә булып яшибез. Аңа кадәр 5 ел бергә йөрдек. Безнең мәхәббәтебезгә 8 ел инде.

– Моңарчы кайда яшәдегез?

– Кушылган көннән алып, бүгенгә кадәр әти-әни белән, алар фатирында яшибез.

– Татарстанда яшәүче яшь гаиләләргә нәрсә телисез?

– Һәркем үз почмагын таба алсын, үз өеңнең диварлары да дәвалый, диләр. Тормыш иптәшегез, балаларыгыз белән кайтып керергә, гаилә учагыгызны сакларга үз йортыгыз булсын. Сәламәт булыгыз! Хәзерге заманда торак –иң  беренче мәсьәлә,  аннары гына эш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса