Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Этнотуризм милләтне саклый

Дөньяның бик күп өлеше, аеруча алга киткән илләр туризм хисабына да яши. Ә этнотуризм ул “милли сәфәр” дип тәрҗемә ителә. Этнотуризм – үз милләтең белән башка халыкларны таныштыру, аны таныту җәһәтеннән бик мөһим чара. Монда туризм белән тамак туйдырып кына калмыйсың, ә мирасыңны, гореф-гадәтләреңне, телеңне, йолаларыңны, традицияләреңне, үзенчәлекләреңне, мәдәниятыңны, милли җыр-биюләреңне саклап калу мөмкинлекләре дә ачыла.

Мәсьәләнең тагын икенче ягы да бар. Кунаклар киләсе булгач, өйеңне
дә җыештырасың, ишегалдыңны да
себереп куясың, урам һәм тауларың-ны, елга-күл буйларын да тәртипкә китерәсең. Табигатькә һәм экологиягә дә игътибар арта. Шуңа күрә этнотуризмны кешелек дөньясының якты киләчәге, сакланып калуның ышанычлы юлы дип әйтсәк тә, ялгышмабыз.
Быел 15 – 16 ноябрь көннәрендә мәркәзебез Казан каласында “Татар дөньясында этнотуризм һәм туган як-
ны өйрәнү: хәзерге торышы һәм пер-
спективалары” дигән темага Бөтен-россия фәнни-гамәли, тарихи һәм туган якны өйрәнү конференциясе булып үтте. Анда барлыгы 150 делегат катнашты. Бөгелмә районнынан без “Алмакай” татар атлары үрчетү үзәген оештырган кеше һәм аның җитәкче-
се Фәрит Нәбиуллин белән бардык.
15 ноябрьдә без – конференция делегатлары Казан шәһәренең Киров районында  урнашкан 15нче санлы татар гимназиясендә булдык.  Балалар татарча концерт күрсәттеләр,  милли
уен коралларында уйнадылар. Аннары шул ук гимназиядә этнография музеен ачу тантанасында катнаштык. Төркемнәргә бүленеп, татар теле һәм әдәбият дәресләрендә дә булдык.
Гимназиядәге очрашулардан соң, “Казан” милли-мәдәният үзәгендә, “Татар дөньясында этнотуризм һәм ту-
ган якны өйрәнү: хәзерге торышы, тенденцияләр һәм үсеш перспективалары”, “Татарстанда һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә ту-
ган якны өйрәнү һәм этно-
туризмны үстерү мәсьәлә-ләре”, “Этнотуризмны үсте-рүдә музейлар һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең катнашуы” дигән темаларга чыгышлар тыңланды.
16 ноябрь көнне исә иртән-иртүк Биектау районының Камай авылына юл алдык. Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни табигый музей-тыюлыгында экскурсиядә булдык.
Шул ук көнне төштән соң Казанның 1 000 еллыгына багышланган музей
(милли-мәдәният үзәгендә урнашкан)
белән таныштык һәм
Татарстан Республика-сының Мәдәният министрлыгы бинасында узган пленар утырышта катнаштык.
Милләт һәм халкы-быз өчен бик тә әһәми-ятле бу чараны практик
яктан әзерләү, доклад-
чыларны барлау, җыен-ны оештыру, алып бару, делегатлар белән эшләү һәм башка күп төрле мәшәкатьләр Бө-тендөнья Татар Конгрессы Башкарма коми-
теты җитәкчелеге һәм
структуралары хезмәт-кәрләре, Татарстан Рес-публикасының төбәк та-
рихын өйрәнүчеләр җәм-гыяте җитәкчеләре һәм хез-мәткәрләре, аеруча “Туган як тари-
хын өйрәнүчеләр” җәмгыяте рәисе археолог, галим-тарихчы Альберт Әх-мәтҗан улы Борһанов җилкәсенә төш-
кән һәм алар бу бурычны бик уңыш-
лы башкарып чыктылар.


Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.
Автор фотоы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса