Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Этил спиртын законсыз саткан өчен җаваплылык арта

Этил спиртын, алкогольле һәм составында спирт булган продукцияне законсыз әйләнештә тоткан өчен җинаять җаваплылыгы көчәйтелә. Бу хакта РФ Җинаятьләр кодексына агымдагы елның 26 июлендә чыккан 203 нче Федераль Закон тарафыннан үзгәрешләр кертелде. Зур күләмдә (бәясе 100 мең сумнан артык булса) лицензиясез алкогольле продукцияне әйләнешкә кертү (йөртү) хәзер махсус төстә җинаять...

Этил спиртын, алкогольле һәм составында спирт булган продукцияне законсыз әйләнештә тоткан өчен җинаять җаваплылыгы көчәйтелә. Бу хакта РФ Җинаятьләр кодексына агымдагы елның 26 июлендә чыккан 203 нче Федераль Закон тарафыннан үзгәрешләр кертелде.

Зур күләмдә (бәясе 100 мең сумнан артык булса) лицензиясез алкогольле продукцияне әйләнешкә кертү (йөртү) хәзер махсус төстә җинаять составы булып санала. Моның өчен тәртип бозучыларга 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү, иясә 2 миллионнан 3 миллион сумга кадәр штраф каралган (РФ Җинаять кодексының 171.3 нче маддәсе).

Моннан тыш, алкогольле һәм составында спирт булган продукцияне законсыз төстә ваклап саткан, бу гамәлне берничә тапкыр башкарган өчен дә җинаять җаваплылыгы - 80 мең сумга кадәр штраф, яисә 1 елга кадәр төзәтү эшләренә җәлеп итү каралган (РФ Җинаять кодексының 171.4 нче маддәсе).

Төзәтмәләр кертелгән әлеге Федераль Закон агымдагы елның 26 августыннан үз көченә керә.

Ләйсән САБИРОВА,

Бөгелмә шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса