Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Эшлекле дүшәмбедә бөгелмәлеләрне - республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Шәһәр мэриясендә узган атналык киңәшмәдә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. Ул «Ел хатын-кызы.

Ел ир – аты: хатын-кыз карашы" номинациясендә "НП "ГКС" ҖЧҖ филиалы директоры Альберт Кәримовка «Ир-ат - мәрхәмәтле йөрәк" номинациясендә җиңүче Дипломы тапшырды. Ул шулай ук ярдәм итү, шәхси катнашу, хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм күрсәтү өчен «Барс-19» батальоны командиры грамотасы белән бүләкләнде.

Линар Закиров шулай ук «Ел хатын-кызы. Ел ир – аты: хатын-кыз карашы» номинациясендә «ИПЦ» ҖЧҖ нең үсеш буенча директор урынбасары Дмитрий Айдугановка «Ир-ат - лидер» номинациясендә җиңүче Дипломы тапшырды.

Актив гражданлык позициясе һәм иҗтимагый әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә зур өлеш керткәне өчен «ТНГ-Групп» ҖЧҖ профсоюз комитеты рәисе, «Бөгелмә муниципаль районы хатын-кызлар Советы» Россия иҗтимагый оешмасы әгъзасы Людмила Туркина Бөгелмә муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса