Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Эшләве дә күңелле

Һәрбер шәһәрнең йөзен анда яшәүче халыкның яшәү шартлары билгели. Шәһәр халкының көндәлек мәшәкатьләре, аның кәефе, яхшы киләчәккә якты өметләре, җирле властьларга тәкъдимнәр һәм тәнкыйть фикерләре шәһәребезне үстерүгә яңа ориентирлар, яңа эшчәнлек кыры бирә. Бөгелмәдә, чынлап та, социаль сферада күп нәрсә эшләнә: күпфатирлы йортларга, балалар бакчалары һәм мәктәпләргә капиталь ремонт ясала,...

Һәрбер шәһәрнең йөзен анда яшәүче халыкның яшәү шартлары билгели. Шәһәр халкының көндәлек мәшәкатьләре, аның кәефе, яхшы киләчәккә якты өметләре, җирле властьларга тәкъдимнәр һәм тәнкыйть фикерләре шәһәребезне үстерүгә яңа ориентирлар, яңа эшчәнлек кыры бирә. Бөгелмәдә, чынлап та, социаль сферада күп нәрсә эшләнә: күпфатирлы йортларга, балалар бакчалары һәм мәктәпләргә капиталь ремонт ясала, яңалары сафка бастырыла, фельдшер-акушерлык пунктлары, универсаль спорт мәйданчыклары, авыл клублары төзелә, парк һәм скверлар "икенче сулыш" ала, ишегаллары, автобус тукталышлары, юллар тәртипкә китерелә. Соңгысына килгәндә, юллар проблемасы һәр торак пункт өчен үтә җитди мәсьәлә булып тора һәм бик кыйммәткә төшә.
Соңгы бер ел ярым эчендә генә дә Бөгелмә муниципаль районында юлларны төзекләндерүгә 440 миллион сум чамасы акча бүлеп бирелгән. Ә барлык
юлларны тиешле тәртиптә тотуга 1 миллиард сум кирәк. Әлбәттә, шуңа күрә, беренче чиратта, үзәк урамнар ремонтлана. Әмма Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закировның бу мәсьәләгә карашы катгый: мөмкин кадәр күбрәк юлларны ремонтлау, һәр адресатка барып җитү.
Район башлыгы почтасына төрле эчтәлектәге хатлар килә. Менә шуларның берсеннән өзек китерәбез. Хатның авторы - Минтаһир Минһаҗев. "Хөрмәтле
Линар Рөстәмович! Профессионал урамындагы 32 - 42 нче йортлар янындагы юлларны төзекләндерүне сорап язган гозеремнән соң озак та үтми, шәһәрнең тиешле хезмәтләре, сыйфатлы итеп, юлның әлеге участогын ремонтлап та куйдылар. Югыйсә, яңгырлар чорында, кыш көннәрендә үтеп йөрмәле түгел иде бит. Халык гозеренә битараф булмаганыгыз, безнең проблеманы чишүдә ярдәм иткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә", - диелә хатта.
Әйе, халык тәнкыйтьләп кенә калмый, эшләгән эшне күреп, җитәкчелеккә рәхмәт хисләрен дә белдерә. Үзара ихтирамлы караш булганда, эшләве дә
күңелле шул.
 
Маргарита СУВОРОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса